Мең кат ишеткәнче, бер күрүең яхшы

2013 елның 17 июле, чәршәмбе
Галимов Әнвәр, Базарлы Матак:
–Волейбол ярышларын карарга дип, Казанга барып кайттык. Билетлар бик арзан иде, 80 сумлык билет белән өч уен карадык. Башта Тайвань белән Кытайның кызлар командалары, аннары Россия – Чехия волейболчылары көч сынашты. Ә соңыннан Россия белән Американың ир-атлар командалары уеннарын тамаша кылдык, чын күңелдән җан атып утырдык. Шунысы кызык, өч уен да 3:0 исәбе белән тәмамланды. Уеннар барышында тренерлар тәнәфес алганда акробатлар чыгыш ясады, бик күңелле булды, өч уенның үтүен сизми дә калдык. Оештыру да гаять югары дәрәҗәдә, бөтен җирдә ярдәм итәргә, соравыңа җавап бирергә әзер волонтерлар булуы да әйбәт. Ә ярышлар беткәч, Казанның Болак буйларын, андагы төсле фонтаннарны карадык – барысы да искитмәле. Ә шәһәр ничек үзгәргән! Әгәр Универсиада булмаса, Казанны шул дәрәҗәгә җиткерү өчен 50 ел да җитмәс иде, ә монда 5 елда шундый зур эшләр башкарылган.

Раил Гатауллин, яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге начальнигы:
–Спорт ярышларының күбесенә районнан кешеләр җибәрәбез, һәркөнне автобус белән озатабыз. Инде 150 дән артык әлкиле спорт ярышларын карап кайтты. Билгеле, нигездә үсмерләргә, балаларга күрсәтергә тырыштык Универсиада уеннарын. Спорт белән дуслашсыннар, үзләре дә шундый югары нәтиҗәләргә ирешсеннәр иде, чөнки талантлы кызлар һәм малайлар бездә дә күп бит.
Үзем дә күп кенә ярышларда булдым, билгеле. Әмма иң истә калганы – Универсиаданы ачу тантанасын күрү булды. Аны үз күзләрең белән карау аңлатып булмаслык тәэсирләр, горурлык, сөенеч хисләре бүләк итте. Искиткеч мәһабәт, гүзәл тамаша булды ул!

Таня Лычникова, Иске Матак мәктәбе укучысы:
–Без Казанга, студентлар уеннарын карарга укытучыларыбыз, дуслар белән бардык, баскетбол һәм җиңел атлетика ярышларын карадык. Миңа бигрәк тә йөгерү, ядрә этү буенча ярышлар ошады, Россия өчен, безнекеләр өчен җан атып, алар җиңсә, шатланып карадык ярышларны. Мин үзем дә кышын чаңгыда йөрим, җәен йөгерәм, спорт белән күбрәк шөгыльләнергә тырышам.
Ярышлардан соң Универсиада паркына бардык, анда ясалма бозда тимераякта шудык. Беләсезме, кызу җәй көнендә бозда шуу аеруча күңелле икән! Төрле аттракционнарда катнаштык. Ә менә Дю Солей циркын карый алмадык, бик соң башлана икән, ә безгә кайтырга кирәк булды. Ярый инде, икенче юлга калсын, без болай да бик күп кызык нәрсәләрне тамаша кылып кайттык бит.

Роберт Зарипов, Түбән Әлки авылы:
–Балалар һәм үсмерләр спорт мәктәбе тренерлары төркеме белән мин дә Универсиаданы күреп кайттым. Башта Казанны карап үттек. Ул искиткеч үзгәргән, Европача шәһәргә әйләнгән: бөтен җирдә чисталык, тәртип, чәчәкләр, Универсиада символлары... Төзелешендә үзебез дә катнашкан зур стадионны карап үттек.
Ә аннары волейбол буенча ике уен карадык. Мин үзем дә волейболчылар белән эшлим, балаларны шул уенга өйрәтәм. Шуңа күрә миңа барысы да кызыклы тоелды, бигрәк тә уенга әзерләнүләр (разминка), гәүдәне җылыту, тупны йөртү алымнары һ.б. Боларны истә калдырырга тырыштым, үз эшемдә кулланачакмын. Гомумән, Универсиада татарстанлыларның спортка мөнәсәбәтен бик нык үзгәртте, аны үстерүгә этәргеч булды, дип саныйм.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International