Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Әлки муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Район тарихы
Район символлары
Әлки муниципаль районы башлыгы
Идарә органнары
Район составындагы муниципаль берәмлекләр
Әлки районы якташлар җәмгыяте
Район тормышы
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Муниципаль заказ
Тикшерү нәтиҗәләре
Муниципаль контроль
Бюджетның үтәлеше
Кадрлар сәясәте
Иҗтимагый Совет
Коррупциягә каршы көрәш
Комиссияләр
Тематик бүлекләр
Файдалы сылтамалар
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Башкарма комитет карарлары һәм боерыклары
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажи
Официальные выступления главы
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Районы Прокуратурасы
Программалар, проектлар һәм конкурлар
Программалар
Аукцион,конкурслар,ачыктан-ачык тыңлау
Муниципаль районнар
Әлки муниципаль районы
Уку елына – яңартылган бина
2013 елның 17 июле, чәршәмбе
Иске Матак урта мәктәбе укучыларының укуда һәм спортта уңышлары, балаларны тәрбияләүнең нәтиҗәле алымнары белән районда гына түгел, республикада да танылды. Мәктәп яны участогы да таң калырлык, ә ярдәмче хуҗалыкларында 6 баш мөгезле эре терлек, 11 баш дуңгыз асрала.
1 сентябрьдә мәктәпкә 103 баланың укырга килүе көтелә. Мәктәп бинасы 1980-1981 уку елы башында төзелеп файдалануга тапшырылган булган. Шуннан бирле мәктәпкә зурлап ремонт ясалмаган. Мәктәпләрне капиталь ремонтлау программасы шартларына бик тә туры килә Иске Матак мәктәбе. Әйе, ике катлы бинада заманына күрә иркен коридорлар, тиешенчә җиһазландырылган кабинетлар һәм спортзалы да бар. Әмма еллар үзенекен итә, бина инде шактый искергән, тузган. Өстәвенә хәзер бит укыту-тәрбия эшенә карата бөтенләй бүтән таләпләр куела. Кыскасы, капиталь ремонт бик вакытлы башланган. Аңа 12 млн. 300 мең сум акча тоту каралган.
Ремонтка җәй башында ук керешкән иделәр, бүген инде планлаштырылган эшләрнең күбесе төгәлләнү ягында. Әлеге объектта төп эшләрне Казаннан "Төзелеш" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте алып бара. Бу коллективның безнең районда эшләү тәҗрибәсе бар инде – төзүчеләр район үзәк хастаханәсенең терапия бүлеге бинасын, Базарлы Матак мәктәбен ремонтладылар, оста төзүчеләр икәнлекләрен күрсәтеп өлгерделәр.
–Мәктәбебезнең әлеге программага кертелүенә биз бик сөендек, билгеле,–ди директорның укыту мәсьәләләре буенча урынбасары Нина Советникова.–18 майда гына эшли башласалар да, төзүчеләр мәктәбебез бинасын танымаслык итеп үзгәртергә өлгерделәр. Агач рамнары искергән, кыйшайган 74 тәрәзәне пластиктан ясалганнарына алыштырдылар.
Директор урынбасары әйтүенчә, бу яңа тәрәзәләрдә һава кертү өчен микроярыклар бар икән. Сыйныф бүлмәсендә балалар утырганда форточка ачып һаваны җилләтү укучыларга салкын тиюнең сәбәпчесе булырга мөмкин. Ә яңа тәрәзәләрдә мондый җитешсезлек юк. Корыч җылыту батареялары заманча алюминийдан ясалган җиңел һәм җылылыкны күбрәк бирә торганнарга алыштырылган. Мәктәп бинасының икенче катында санузеллар булдырыла, моңарчы алар гомумән урамда булган.
–Планлаштырылган барлык эшләрнең 90 процентын сишәмбегә тәмамлап, бинаның стеналарын буяуга күчәбез. Бөтен эшләрне исә 1 августка бетерергә җыенабыз,–дип сөйләде, объектын күрсәтә-күрсәтә төзүчеләр бригадиры Мурат Мусаев.–Тәүлек әйләнәсе эшлибез дип әйтсәм дә ялган булмас, 30лап кеше үз эше белән мәшгуль биредә. Тиздән күрерсез, мәктәпнең фасады да бөтенләй үзгәрәчәк.
Үзгәреш дигәннән, алар мәктәпнең гомуми планировкасына да кагыла. Элек ашханә подвалда урнашкан булса, хәзер ул икенче катта. Ә бушап калган подвалда исә китапханә һәм актлар залы булачак. Соңгысы мәктәптә моңарчы бөтенләй булмаган.
–Идәннәр дә бик нык искергән иде. Кайда такта җәелгән, анысы черегән, ә булган линолеум яраксызга әйләнгән. Хәзер исә һәр кабинет идәненә өр-яңа линолеум җәеләчәк, коридорларга кафель плитка ябыштырабыз. Сүз уңаеннан мәктәп коллективына да рәхмәт әйтәсе килә, һәрчак ярдәм итәргә әзерләр. Аның бит әле төзелеш-ремонттан кала җыештыру кебек эшләре дә күп, вакытны ала. Боларны мәктәп хезмәткәрләре башкаргач, безгә ансатрак,–ди Мурат Мусаев.
Әйе, төзүчеләр инде бик күп эш башкарганнар: кабинетларга заманча яңа ишекләр куелган, идәнгә җәелгән кафель үзенә бер матурлык биреп тора. Бер сүз белән әйткәндә, Иске Матак мәктәбе яңа уку елын танымаслык булып үзгәргән, ремонтланган бинада каршы алачак.
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
15
май, 2026 ел
1Шторм кисәтүе 16.05.2026 елга
Шторм кисәтүе аномаль-эссе һава торышы турында Татарстан Республикасы территориясендә 2026 елның 16 маеннан 22 маена кадәр Татарстан Республикасы территориясендә уртача тәүлеклек һава температурасы нормадан 9-11° ка югарырак булган аномаль-эссе һава торышы көтелә, бу чорда һаваның максималь температурасы +26дан +33°ка кадәр җитә.
Суррогат алкоголь куллануның куркынычы
Суррогат алкоголь куллануның куркынычы
ВФСК тестлау үзәге Әлки районы
ВФСК тестлау үзәге Әлки районы
14
май, 2026 ел
15.05.2026 елга ашыгыч кисәтү
Консультация-метеорологик күренешнең интенсивлыгы турында кисәтү 09 сәгатьтән. 18 сәгатькә кадәр. 2026 ел, 15 май 15 майда көндез Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән 15-17 метр тизлектәге көчле җил көтелә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз