Бүген Яңа Салман авылында яшәүче Халисә Фәсах кызы 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтә.
Аны шундый күркәм юбилее белән котларга район Башлыгы урынбасары Рәшит Билалов Әлки районы буенча социаль яклау бүлеге җитәкчесе Надежда Гнеденкова килде. Россия Президенты В.В.Путиннан котлау хаты, район Башлыгы А.Ф.Никошиннан котлау хаты, шулай ук истәлекле бүләк тапшырылды. Аңа нык сәламәтлек һәм озын гомер теләделәр.