Хөрмәтле "Әлки хәбәрләре" "Алькеевские Вести" газетасы редакциясе коллективы һәм ветераннары! Әлки районы туу белән бергә әлкилеләр тормышының аерылгысыз өлешенә әверелгән газетаның 90 еллыгы уңаеннан иң җылы һәм ихлас котлауларны кабул итегез. Тугыз дистә ел эчендә газета үзгәреш, формалашу һәм үсештә булган зур юл үтте. Юбилей уңаеннан газета ветераннарына изге сүзләр әйтәсе килә. Аларның һәрберсенә районыбызның билгеле бер үсеш чоры туры килде: сугыштан соңгы тернәкләнү, уңышлы үсеш, үзгәртеп кору, үзгәртеп корудан соңгы авыр чор, тормышның яңа юнәлешләренә җайлашу. Газета коллективыүз эшчәнлеген заман таләпләренә туры килерлек итеп башкарды. Туксан ел укучы белән диалог - газета өчен көнләшерлек язмыш. Әлкилеләрнең берничә буыны аны кешеләр ихтыяҗына игътибарлы булганнары, профессиональлекләре һәм объективлыгы өчен бәяли. Бүген дә, мәгълүмати технологияләр чорында, газета кирәк һәм көтеп алынган булып калудан туктамый. Мин ышанам, газета әле озак вакытлар үз урынын саклап калачак, журналистлар киләчәктә дә район вакыйгалары уртасында кайнаячак, якташларының мәнфәгатьләрен белдерәчәк, бүгенге көннең иң актуаль сорауларын яктыртачак.
Газета коллективына бетмәс-төкәнмәс иҗат энергиясе, илһам, яңа идеяләр, төрле планлы материаллар, тугры абунәчеләр һәм укучылар телим.
Әлки муниципаль район Башлыгы А.Ф.Никошин