Укучыларның һөнәри киләчәген планлаштыру, шул исәптән ИТ-өлкә белән бәйле, шулай ук циффрлы икътисад өлкәсендә төбәкнең кадрлар потенциалын үстерү максатыннан, 2022 елның 21 октябрендә Татарстан Республикасы Әлки муниципаль районының барлык мәктәпләрендә интерактив дәрес-презентация, 5-11 сыйныф укучылары белән дәрес – дискуссияләр уздырылды. Әлеге акция инде биш ел рәттән үткәрелә һәм 2022 елда ул "Видеотехнологияләр"темасына багышланган иде.