Әлки районында мобилизацияләнгән хәрби хезмәткәрләр җибәрелде. Россия Федерациясе Кораллы Көчләре сафларына сугышчан бурычны үтәү өчен хәрби хезмәткә чакырылучыларны озатырга туганнары, якыннары, дуслары һәм хезмәттәшләре килде.
Бүген Казанга җыю пунктына мобилизацияләнгән әлкилеләр белән 2 автобус китте. Озату урынына район Башлыгы Александр Никошин да килде.
«Мин сезнең хәрби бурычыгызны лаеклы үтәвегезне, исән-сау кайтуыгызны телим!",- диде район Башлыгы резервчыларга.
Мондый җаваплы мизгелдә рухи ярдәм бик мөһим. Озатуларда Ирек хәзрәт белән Андрей атакайың да катнашуы очраклы түгел.
Барлык мобилизацияләнгәннәргә бүләк җыелмалары тапшырылды. Анда юыну комплекты, дару, телефон һ.б. кирәк – яраклар салынган.