Аппак авылы балалар бакчасы МБМББУендә 24 октябрь көнне витаминнарга багышланган тематик көн узды

2022 елның 24 октябре, дүшәмбе

Аппак авылы балалар бакчасы МБМББУендә 24 октябрь көнне витаминнарга багышланган тематик көн узды.

Чара балаларның яшелчә һәм җиләк-җимеш, витаминнар, туклану гигиенасы һәм сәламәтлекләренә сакчыл мөнәсәбәт турындагы белемнәрен киңәйтүгә юнәлдерелгән иде.

Балалар матур костюмнардан иде. Чара барышында балалар җырлар җырлады, табышмакларга җаваплар тапты, пластилиннан яшелчә һәм җиләк-җимешләр әвәләде, кәрзиннәргә яшелчә һәм җиләк-җимеш җыйды, дидактик уеннар уйнады, "Шалкан" рус халык әкиятен укыдылар һәм буядылар.

Үткәрелгән чара мәктәпкәчә яшьтәге балаларның сәламәт яшәү рәвеше күнекмәләрен формалаштыру өчен уңай нәтиҗәләр бирер дип ышанасы килә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International