Россиягә килүчеләр өчен ПЦР -тест тапшыру таләпләрен бетерү турында

2022 елның 24 октябре, дүшәмбе

Роспотребнадзор җитәкчесе, Россия Федерациясенең баш дәүләт санитар табибы Анна Попова Россия Федерациясенең прививкаланмаган һәм авырмаган гражданнары өчен ПЦР -тест тапшыру таләпләрен бетерү турында карарны имзалады.

Элегрәк күрсәтелгән категориягә керүче гражданнары РФ килгәннән соң өч календарь көн эчендә ПЦР -тест тапшырырга, шулай ук тест нәтиҗәләрен дәүләт хезмәтләре порталына йөкләргә тиеш булган.

 

Имзаланган карар шулай ук чит ил гражданнарын Россиягә керер алдыннан ПЦР -тест тапшырудан азат итә. Документ 21 октябрьдән үз көченә керә.

Карар эпидемиологик вәзгыятьнең COVID-19 буенча тотрыклануына бәйле рәвештә кабул ителде. Санитар-карантин контролен тиешле дәрәҗәдә тәэмин итү максатыннан, карар белән пропуск пунктларында яңача короналаштырылган инфекциягә сайлап алу тестын оештыру каралган. Эпидемологик күрсәткечләр буенча COVID-19 буенча эпидситвәзгыятьнең начараюы күзәтелгән илләрдән килүче затларга карата тоташ тест куллану мөмкин.

РФ гражданнарына һәм чит ил гражданнарына карата килүчеләр өчен анкеталар тутыру таләбе саклана. РФ гражданнары моны дәүләт хезмәтләре порталында эшли ала.

 Нурлат ТБ

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International