Хөрмәтле гражданнар!
«Татарстан Республикасы гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне мониторинглау идарәсе» ФДБУннән түбәндәгеләр керә:
2022 елның 25 октябре 18 сәгатьтән 26 октябрь 10 сәгатькә кадәр метеорологик күренешләренең интенсивлыгы турында консультация
2022 елның 26 октябрендә төнлә һәм иртән Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән бозлавык көтелә.
Татарстан Республикасы буенча Русия ГТХМ Баш идарәсе халыкка тәкъдим итә:
Бозлавык булганда:
Машина йөртүчеләргә машиналар арасындагы дистанцияне арттырырга, кинәт туктаулардан тыелып калырга кирәк. Тукталыш кирәк булганда тизлекне салмак кына киметергә. Туктаган вакытта Сезнең арттан хәрәкәт итүче автомобиль йөртүчеләрне кисәтү йөзеннән тормоз педаленә берничә тапкыр басып сигнал бирергә. Автомобильнең техник торышына, бигрәк тә тормоз системасына, шиннарның торышына игътибар итәргә кирәк. Бөтен оптика эш хәлендә булырга тиеш. Тукталышларда ерактан югары күрүчәнлек жилетын кулланырга.
Хәрәкәт җанлы урыннарда, мәктәпләр янында, чатларда һәм күперләрдә, шулай ук борылышларда һәм тәбәнгә төшкәндә куркынычсызлыкны тәэмин итүче тизлек белән хәрәкәт итәргә.
Ерак араларга барудан баш тартыгыз
Җәяүлеләргә урамны җәяүлеләр өчен билгеләнгән урында гына үтәргә киңәш ителә. Трассада хәрәкәт итүче транспорт булганда йөгереп чыкмаска, чөнки тайгак юлда автомобильнең тормоз юлы шактый арта. Бары тик транспорт агымына каршы гына хәрәкәт итәргә. Ерактан югары күрүчәнлек жилетын кулланырга яки кием-салымга яктылыкны кире кайтаручы элементларны беркетергә.
Игътибарлы һәм сак булыгыз!
Берәр проблема килеп чыкса, сез һәрвакыт бердәнбер ашыгыч шалтырату номерына мөрәҗәгать итә аласыз - "101,112". Шалтыратулар тәүлек әйләнәсендә кабул ителә, телефоннан һәм кәрәзле телефоннан бушлай
Татарстан Республикасында Рәсәйнең Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының "ышаныч телефоны" 8 (843) 288-46-96.