60 һәм аннан да олырак яшьтәгеләргә вакцинация турында тәкъдимнәр

2022 елның 25 октябре, сишәмбе

Олы яшьтәге кешеләр коронавирус инфекциясе белән авырганда аерым куркыныч зонага керәләр. Өлкәннәрдә катлауланулар ешрак күзәтелә: пневмония, тромбоз, тромбоемболия, инсульт, инфаркт. Бу кыенлыклар еш кына иң аяныч нәтиҗәләргә китерә.

Шуңа күрә бүгенге көндә 60 яшьтән өлкәнрәк халыкка COVID-19 каршы прививка ясау кирәк һәм беренче чиратта үткәрелергә тиешлеге шик тудырмый.

Өлкәннәр вакцинациясенең үзенчәлекләре нинди?

Өлкәннәр вакцинациясенең принципиаль үзенчәлекләре юк. Башка еллардагы кебек үк, кискен авыру (ОРВИ, грипп, эчәк инфекциясе һ.б.) һәм хроник патология билгеләре булмаганда, прививка ясарга кирәк. СOVID-19ка каршы ясаткан вакцинациядән яки ревакция соң, каршылыклар булмаса, 6 айдан соң кабатларга кирәк. Җитди авырулар (мәсәлән, шикәр диабеты, онкология авыруы, йөрәк авыруы) булганда, вакцинация алдыннан дәвалаучы табибка күренергә кирәк.

Процедура һәм иминлек турында нәрсә белергә кирәк? Яшьләргә ясалган вакцинадан аермасы бармы?

Вакцинация алдыннан махсус әзерләнгән медицина хезмәткәрләре контраинацияләр булмауны ачыклаячак. Вакцинация кискен авырулар (ОРВИ, кискен эчәк инфекцияләре һәм башкалар), хроник авыруларның көчәюе, элек билгеләнгән авыр аллергик реакцияләр, алдагы дозаны куллануга вакцинациядән соң авыр катлауланулар вакытында ясалмыйк. Препарат мускул эчендә җилкә өлкәсенә кертелә. Күпчелек очракта бернинди начар йогынты да күзәтелми. Кадалган өлкәдә авырту, кычыту, кызару, тән температурасы күтәрелү, мускулларда һәм буыннарда зәгыйфьлек булырга мөмкин. Кагыйдә буларак, барлык симптомнар 1-3 көн эчендә юкка чыга. Гомумән алганда, иммун реакциянең яшь үзенчәлекләре аркасында, 60 яшьтән узган кешеләр яшьләргә караганда җиңелрәк кичерә.

Өлкәннәрнең иммун җавабы акрынрак формалаша диләр?

60 яшьтән өлкәнрәк кешеләр  арасында яшь физиологик үзенчәлекләре  аркасында акрын һәм иммун  җавабын формалаштыру очраклары  ешрак очрый. Моңа физик активлыкның  җитмәве һәм саф һавада булу  вакыты, ашказаны-эчәк тракты авыруы, витаминнар һәм минераллар кытлыгы  ярдәм итә. Иммунодефицит хәлләре ачыкланган очракта, аны төзәтүнең дөрес схемасын билгеләү өчен, дәвалаучы табиб белән киңәшергә кирәк.

Хроник авырулар - диабет, йөрәк-кан тамырлары,буыннар авыруы һ. б. булса, ничек прививка ясатырга?

Теләсә нинди хроник авырулар булганда вакцинация ясату зарурлыгы арта. Прививкаларны авырту басылган этапта сайланган терапия схемасы белән ясарга кирәк.

Вакцина һәм дарулар ничек яраклаша? Вакцина тәэсирен киметә алырлык препаратлар бармы?

Вакциация ясатырга ярамый торган очраклар юк диярлек. Күпчелек очракта элек сайлап алынган схема буенча дарулар кабул итүне дәвам итәргә кирәк. Әмма кайбер чаралар иммун җавабын эшләп чыгаруны киметә алалар: бу - цитостатика һәм кортикостероидлар, еш кына алар ревматология һәм онкология авырулары вакытында озак вакытка билгеләнә. Мондый терапия алучы пациентларга, һичшиксез, вакцинация алдыннан дәвалаучы табибка күренергә кирәк, ул, каршы килү булмауны ачыклый һәм мөмкин булганда, дозаларны төзәтә.

Әгәр дә өлкән кеше авырган булса, ничек прививка ясатырга?

Әгәр дә олы кеше covid-19 белән авырган булса, авыру куркынычы ярты елдан соң арта. Шуңа күрә тискәре ПЦР тестын алганнан соң 6 ай узгач, барлык авыручыларга прививка ясарга кирәк. Әгәр дә коронавирус инфекциясе расланмаган булса, прививкаларны терелүгә үк ясарга кирәк.

Грипптан прививка кирәкме? Әллә ковидтан гынамы? Элек, ковид белән грипп вакцинасы кушылып ясала дигәннәр иде.

Ковидка каршы вакцинациядән тыш, өлкән яшьтәге кешеләргә мәҗбүри рәвештә грипптан һәм пневмок инфекциясеннән прививка ясатырга кирәк, чөнки һәр вакцина билгеле бер вирусларга каршы үзенчәлекле антител эшләп чыгара һәм бары тик бераз башка инфекцияләргә каршы торучанлыгын арттыра. Коронавирустан һәм грипптан бер көндә, ләкин төрле урыннарга вакциналар кертү мөмкин. Вакциинация мөмкин булмаганда, бер көндә төрле вакциналар кертү арасында интервал 1 айдан да ким булмаска тиеш. Хәзер ике вирус компонентларын үз эченә алган вакцинаны тикшерү бара. Әгәр нәтиҗәлелек һәм куркынычсызлык расланса, без бер үк вакытта гриппка һәм коронавируска каршы вакцинация алу мөмкинлеген алачакбыз.

Өлкәннәргә ничә яшькә кадәр прививка ясарга мөмкин? 80-90 яшьтә буламы?

Covid-19 вакциналары 18 яшьтән  башлап, ясатырга мөмкин. 80 яшьтән узган пациентлар арасында COVID-19 югары үлем статистикасын исәпкә алып, мондый яшь вакцинация өчен өстәмә күрсәткеч.

Вакцинациядән соң нәрсәне истә тотарга кирәк?

Вакцинация авыру, көчле авыру һәм үлем куркынычын шактый киметә, әмма тулысынча түгел. Шуңа күрә вакцинацияләнгән гражданнарга авру булдырмау профилактикасының барлык чараларын кулланырга кирәк. Ике компонентлы вакцинаның беренче дозасы кертелгәннән соң 42-45 көн эчендә иммунитет формалаша. Ягъни, бу чорда вакцина әле сакламый һәм куркынычсызлык кагыйдәләрен аеруча җентекләп үтәргә кирәк: мөмкин кадәр төрле учреждениеләрдә, сәүдә объектларында, кешеләр тупланган башка урыннарда булуны минимумга кадәр кыскартырга. Өйдән тыш һәм транспортта биналарда саклык битлеге кулланырга, социаль дистанцияне сакларга, кулларны ешрак юарга, антисептик чаралар кулланырга кирәк.

Антитәнчекләр булса, олыларга ревакцинация кирәкме?

Антитәнчек дәрәҗәсенә карамастан, көчәйткеч ревакцинация кирәк, чөнки үткәрелгән тикшеренүләр нәтиҗәләре буенча, 6 айдан соң ышанычлы профилактика тәэмин ителми. Ревакцинация белән өстәмә доза кертү берничә көннән соң антитәнчек дәрәҗәсенең күтәрелүен һәм covid-19 саклауны активлаштыра.

Прививкадан соң авырып китсәң, нишләргә?

Әгәр прививкадан соң респиратор инфекция билгеләре барлыкка килсә, өйдә калырга, табиб чакыртырга һәм аның барлык киңәшләрен үтәргә кирәк. COVID-19 раслаган очракта дәвалауның принципиаль аерымлыклары юк һәм дәвалану мөмкин кадәр тизрәк башланган булырга тиеш.

Сәламәт булыгыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International