Олы ярдәмегез өчен рәхмәт

2013 елның 18 июле, пәнҗешәмбе
"Кызыл Шәрык-Агро" җәмгыятенең Әлки районындагы комплексларында һәм фермаларында 33 мең баш терлек асрала. Шушы кадәр терлекләрне кыш чыгару өчен азык та бик күп кирәк, билгеле. Яңгырсыз эссе көннәр терлек азыгы хәзерләүдә зур кыенлыклар тудырды. Шундый катлаулы чорда район оешма, предприятиеләр коллективлары, авыл җирлекләрендә яшәүчеләр, мәктәпләр хезмәткәрләре витаминлы үләннәр һәм яфрак азык хәзерләүдә зур ярдәм күрсәттеләр. Алар тырышлыгы белән меңләгән пар себерке хәзерләнде. Кышкы чорда яшь терлекләр өчен кыйммәтле, алыштыргысыз азык булачак бу.
"Кызыл Шәрык-Агро" филиалы җитәкчеләре һәм шәхсән үз исемемнән витаминлы азык хәзерләүдә катнашкан һәркемгә ихлас рәхмәтемне җиткерәм. Сез, терлек азыгы хәзерләүгә  үз өлешегезне кертеп, бу тармактан сыйфатлы продукция алуны, малларның исән-сау кышлавын, бозауларның сакланышын тәэмин итешәсез. Терлекчелек комплексларында һәм фермаларда әлкилеләр эшли. Кышлату чорында терлек азыгы җитәрлек булса, ә терлеклекчелек продукциясе мулдан җитештерелсә, эшчеләребезнең хезмәт хаклары да югарырак булыр. Шулай итеп, витаминлы азык хәзерләүдә катнашып, район халкы үзара ярдәмләшә дә булып чыга. Тагын бер кат рәхмәт сезгә, әлкилеләр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International