Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Әлки муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Район тарихы
Район символлары
Әлки муниципаль районы башлыгы
Идарә органнары
Район составындагы муниципаль берәмлекләр
Әлки районы якташлар җәмгыяте
Район тормышы
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Муниципаль заказ
Тикшерү нәтиҗәләре
Муниципаль контроль
Бюджетның үтәлеше
Кадрлар сәясәте
Иҗтимагый Совет
Коррупциягә каршы көрәш
Комиссияләр
Тематик бүлекләр
Файдалы сылтамалар
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Башкарма комитет карарлары һәм боерыклары
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажи
Официальные выступления главы
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Районы Прокуратурасы
Программалар, проектлар һәм конкурлар
Программалар
Аукцион,конкурслар,ачыктан-ачык тыңлау
Муниципаль районнар
Әлки муниципаль районы
Бердәм халык эшли дә, ял да итә белә
2013 елның 18 июле, пәнҗешәмбе
Югары Әлморза халкы да зур бәйрәм үткәреп алды. Җәйнең ямьле, кояшлы бер көне иде, матур итеп киенгән, йөзләрендә сөенечле елмаю балкыган авыл халкы мәктәп каршындагы иркен мәйданга җыелды. Сүзне башлап авыл мулласы Вәгыйзь Нәҗип улына бирделәр. Ул Коръән сүрәләре укыганда һәркем тын да алмый тыңлап торды.
Аннары үзебезчә – татарча киенгән кызлар бәйрәм кунакларын татлы чәк-чәк белән сыйладылар, читтән килгән-кайтканнарны да авыз иттерделәр.
Бу урында бераз артка чигенеп, шуны әйтеп үтәсе килә. Югары Әлморзаның авыл бәйрәме чын Сабантуйдай киң булып, зур булып үтте. Аңа бер көн кала авыл яшьләре җигүле атларда урам әйләнделәр, җырлап, такмак әйтеп, һәр йортка керделәр, борынгы гадәтне искә төшереп, бүләк җыйдылар. Кемдер чиккән сөлге, аллы-гөлле яулык бирде, кемдер күлмәклек материал, ашъяулык чыгарды... Бүләк җыючыларга ияргән малай-шалай да өлешсез калмады – аларны хуҗабикәләр конфеттыр, сагыздыр ише тәм-том белән сыйладылар. Менә шулай итеп, бәйрәм кәефе әлморзалылар күңеленә бер көн алдан ук кереп оялаган иде.
Инде авыл көненә әйләнеп кайтыйк. Җирлек башлыгы вазыйфаларын башкаручы Фәнүзә Нотфуллина бәйрәмгә килүчеләрне тәбрикләп, күңелле ял теләде. Аңа Татарстан Дәүләт Советы депутаты Фәрит Мифтахов, муниципаль район советы аппараты җитәкчесе Фәнис Камалов кушылды.
Нинди бәйрәм җырсыз булсын ди! Әлморзалылар Нияз Җәләлов, "От Афгана до Чечни" төркеме, район мәдәният йорты артистлары чыгышларын яратып карадылар.
Биредә авыл бәйрәме 2009 елдан бирле үткәрелә икән. Аның инде үз традицияләре дә бар. Шул исәптән тырыш хезмәте, матур гаиләсе, уңганлык белән дан тоткан, олы яшькә җиткән, игелекле гамәл кылган авылдашларны билгеләп үтү. Бу юлы да бозылмады матур гадәт: авылның иң кечкенә кешесе – нәни Рәнис, иң өлкәне – Разия апа Сәйдәтшина, иң зур гаилә башлыгы Минзакир Минсафин, солдат хезмәтен үтәп кайткан Рифат Сафиуллов, балаларга матди ярдәм күрсәткән Каюм Исмәгыйлев, туган көнен билгеләп үтүче Мәдинә Сәгетдинова, авылны төзекләндерүгә зур өлеш керткән Булат Сәйдәтшин, Сәлих Минсафин, Марс Нотфуллин, авылның иң матур йорты хуҗасы Мәннап Нотфуллин авылдашлары каршына чыгып бүләк алдылар, мактау һәм рәхмәт сүзләре ишеттеләр.
Билгеле, хәзер бәйрәмнәр уздыру зур чыгымнар сорый, алар бюджетта каралмаган, димәк, һаман кемнеңдер ярдәм итүенә өметләнергә кала. Югары Әлморза көнен үткәрү чыгымнарын Исмәгыйлев Рамил (Себердә яши һәм эшли), Төхвәтуллин Рияз, Исмәгыйлев Надир, Ганиуллин Рәфис күтәрешкән. Аларга һәркем рәхмәт әйтте.
Шуннан соң чып-чын Сабантуй башланды: атлар чабышы (җиңүче – шушы авыл егете Рәис Төхвәтуллин), көрәш (шулай ук үз батырлары Артур Галимов) тамашачыларның күңелен күтәрде. Төрле уеннар да күпләп оештырылды – бәйрәмгә килүчеләр велосипедта узыштылар, гер күтәрделәр, йөгерделәр, ядрә аттылар, чүлмәк ваттылар... Кыскасы, бәйрәм, күп төсмерле күңелле вакыйга булып, әлморзалыларга һәм кунакларга дәрт, көч бирде. Үзләренең бердәм икәнлекләрен, эшли дә, ял да итә белүләрен, бер-берсенә туганнарча, дусларча мөнәсәбәтләрен кабат раслады бу авыл халкы.
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
15
май, 2026 ел
1Шторм кисәтүе 16.05.2026 елга
Шторм кисәтүе аномаль-эссе һава торышы турында Татарстан Республикасы территориясендә 2026 елның 16 маеннан 22 маена кадәр Татарстан Республикасы территориясендә уртача тәүлеклек һава температурасы нормадан 9-11° ка югарырак булган аномаль-эссе һава торышы көтелә, бу чорда һаваның максималь температурасы +26дан +33°ка кадәр җитә.
Суррогат алкоголь куллануның куркынычы
Суррогат алкоголь куллануның куркынычы
ВФСК тестлау үзәге Әлки районы
ВФСК тестлау үзәге Әлки районы
14
май, 2026 ел
15.05.2026 елга ашыгыч кисәтү
Консультация-метеорологик күренешнең интенсивлыгы турында кисәтү 09 сәгатьтән. 18 сәгатькә кадәр. 2026 ел, 15 май 15 майда көндез Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән 15-17 метр тизлектәге көчле җил көтелә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз