Бүген Нәби Дәүли исемендәге гимназиядә ТР Дәүләт Советы депутаты, Россия кооперация университеты ректоры, Казан кооператив институты ректоры Алсу Рустемовна катнашында 8-11 сыйныф укучылары өчен "Без гамәлләребез өчен җаваплы" дигән бердәм дәрес үткәрелде. Әлеге дәреснең максаты - укучыларда хокукый культураны, актив сәяси-хокукый тормыш позициясен, Россия Федерациясе нормаларын һәм законнарын, хокук һәм бурычларын белүгә нигезләнгән җаваплы гражданлыкны формалаштыру. Дәресне югары квалификация категориясендәге тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Тихонов С.Ю., үткәрде.