Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Әлки муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Район тарихы
Район символлары
Әлки муниципаль районы башлыгы
Идарә органнары
Район составындагы муниципаль берәмлекләр
Әлки районы якташлар җәмгыяте
Район тормышы
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Муниципаль заказ
Тикшерү нәтиҗәләре
Муниципаль контроль
Бюджетның үтәлеше
Кадрлар сәясәте
Иҗтимагый Совет
Коррупциягә каршы көрәш
Комиссияләр
Тематик бүлекләр
Файдалы сылтамалар
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Башкарма комитет карарлары һәм боерыклары
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажи
Официальные выступления главы
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Районы Прокуратурасы
Программалар, проектлар һәм конкурлар
Программалар
Аукцион,конкурслар,ачыктан-ачык тыңлау
Муниципаль районнар
Әлки муниципаль районы
Игенчеләр уракка төште
2013 елның 18 июле, пәнҗешәмбе
«Борискино» отряды уракка һәр елны диярлек беренчеләрдән булып керешә. Биредә җир комлы, шуңадыр ахры, игеннәр иртәрәк өлгерә. Бодайның дымлылыгы 11,4 процент тәшкил итә. Өлкәннәр теле белән әйтсәк, бөртек шытырдап кипкән.
«Борискино» отрядында 3 комбайн исәптә, алар уңган, тәҗрибәле ир-егетләр кулында. Заманында "Нива", СК комбайннарында эшләгән механизаторлар хәзер инде чит илдән кайтарылган катлаулы кыр корабларын иярлиләр. Иван Калмыков "Нью-Холланд", Евгений Арнаков – "Лексион", Валентин Солодухин "Доминатор" комбайннарында эшлиләр. Комбайннар югары җитештерүчәнлеккә ия: 15 июль иртәсендә алар 178 гектарлы басуда эшли башлыйлар, төш җиткәндә аларга "Көньяк Әлки" филиалыннан тагын 6 комбайн кушыла. Беренче көннән үк комбайнчылар һәм техника җайлы гына эшләп китә.
Бөртекне комбайннан "КамАЗ" машиналары белән Базарлы Матактагы элеваторга ташыйлар.
Шул арада комбайннарның бункерлары тулып, машина көтеп торырга туры килә. Шуңа күрә икенче көнгә инде комбайннарга 10 машина билгелиләр. Аларның берничәсе прицеплы. Кыскасы, беренче көндәге кебек машина көтеп туктап торулар булмас комбайнчыларга.
«Борискино» отрядында уҗым бодае 1084 гектарда чәчелгән. Моннан тыш үткән көздә, төгәлрәге, августта 234 гектарда арыш, 114 гектарда тритикале чәчкәннәр. Бу мәйданнар күпкә мулрак уңыш бирергә охшаган.
Отряд җитәкчесе Фәрхәт Әхмәтҗанов хуҗалыкта 14 ел эшли. Кайсы басуның нинди уңыш бирергә сәләтле икәнлеген яхшы белә ул. Узган елда уңышы әйбәт булганга быел көнбагышны да күпләп чәчкәннәр – ул 1180 гектар мәйдан били. Моннан тыш бөртек һәм силос өчен 1000 гектардан артык мәйданга кукуруз игәләр. Без баш агроном Мөнип Борһанов белән ул кырларны да әйләнеп кайттык. Кукуруз, күз тимәсен, шактый биек булып үскән.
Бөртеге суктырылган салам да быел алтын бәясе торыр, мөгаен. Шуңа күрә Иске Әнҗерәдән Әмин Хәйруллин һәм Карамалыдан Рәшит Абдуллин саламны рулоннарга төреп баралар. Артларыннан ук Иске Камка егете Илсур Вәлиев әлеге рулоннарны арбасына төяп, азык утарына ташый. Кыскасы, кыр чистарып кала.
Кырда комбайннар эшләгәнне сәгатьләр буе онытылып күзәтеп торырсың. Механизаторларыбыз маңгай тирләрен тамызып үстергән икмәкне җыеп алыр чак җитте. Дөрес, быел һава шартлары мул уңыш алу мөмкинлеген бирмәде. Әмма үстергән кадәрен вакытында һәм югалтуларсыз җыеп алу – игенченең намус эше.
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
15
май, 2026 ел
1Шторм кисәтүе 16.05.2026 елга
Шторм кисәтүе аномаль-эссе һава торышы турында Татарстан Республикасы территориясендә 2026 елның 16 маеннан 22 маена кадәр Татарстан Республикасы территориясендә уртача тәүлеклек һава температурасы нормадан 9-11° ка югарырак булган аномаль-эссе һава торышы көтелә, бу чорда һаваның максималь температурасы +26дан +33°ка кадәр җитә.
Суррогат алкоголь куллануның куркынычы
Суррогат алкоголь куллануның куркынычы
ВФСК тестлау үзәге Әлки районы
ВФСК тестлау үзәге Әлки районы
14
май, 2026 ел
15.05.2026 елга ашыгыч кисәтү
Консультация-метеорологик күренешнең интенсивлыгы турында кисәтү 09 сәгатьтән. 18 сәгатькә кадәр. 2026 ел, 15 май 15 майда көндез Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән 15-17 метр тизлектәге көчле җил көтелә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз