Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Әлки муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Район тарихы
Район символлары
Әлки муниципаль районы башлыгы
Идарә органнары
Район составындагы муниципаль берәмлекләр
Әлки районы якташлар җәмгыяте
Район тормышы
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Муниципаль заказ
Тикшерү нәтиҗәләре
Муниципаль контроль
Бюджетның үтәлеше
Кадрлар сәясәте
Иҗтимагый Совет
Коррупциягә каршы көрәш
Комиссияләр
Тематик бүлекләр
Файдалы сылтамалар
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Башкарма комитет карарлары һәм боерыклары
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажи
Официальные выступления главы
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Районы Прокуратурасы
Программалар, проектлар һәм конкурлар
Программалар
Аукцион,конкурслар,ачыктан-ачык тыңлау
Муниципаль районнар
Әлки муниципаль районы
Командабызның уйнаучы тренеры
2013 елның 18 июле, пәнҗешәмбе
Алексей белән мине яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге начальнигы Раил Гатауллин таныштырды. Егет белән сөйләшеп, аралашкач, аның турында газета укучыларыбызга да сөйләргә кирәк, дигән уйга килдем.
Алексей мәктәптә, кече сыйныфларда укыганда ук спортка тартыла. Моны укытучылары да күреп алалар һәм табигый сәләтен үстерергә ярдәм итәләр. Моңа малайның холкындагы ныклык, үҗәтлек, үз дигәненә ирешүгә омтылыш кебек сыйфатлар да ярдәм итә, билгеле. Бишенче сыйныфта волейбол белән шөгыльләнә башлый ул, укытучысы белән бергә уенның серләренә төшенә, үз алымнарын уйлап таба.
–Чынлап торып үзеңне спортка багышларга уйлыйсың икән, күнегүләрне нәкъ менә балачакта ук башларга кирәк. Чөнки спорт әйбәт физик әзерлек, көч таләп итә, ә моңа организмны даими рәвештә чыныктырып кына ирешеп була,–ди Алексей һәм беренче укытучысы, тренеры Азат Шәфиковка рәхмәт әйтә.
1991-1992 елда туган үсмерләр арасында волейбол ярышларында район командасы составында 2007 елда катнаша ул. Һәм шунда ук беренче зур җиңүләр тәмен татый, аларның нинди авыр хезмәт белән бирелгәнлеген аңлый. Республика ярышларында безнең егетне Түбән Каманың "Динамо" клубы тренеры Александр Прасс күреп ала һәм кызыктыргыч тәкъдим ясый: шушы клубта өйрәнүләр үтәргә, параллель рәвештә Яр Чаллыдагы уку йортларының берсендә белем алуын дәвам итәргә.
Бу тәкъдимне Алексей бераз соңрак, 2008 елда Базарлы Матак мәктәбен тәмамлагач кына кабул итә. Һәм "Динамо"ның уенчысы булып китә.
Уңышлар озак көттерми: "Динамо" составында Татарстан ярышларында җиңүләр яулана, 2011 һәм 2012 елларда иң көчле командалар ярышларында иң яхшы уенчы дип таныла. Ә агымдагы елда беренче лига командалары арасында Россия чемпионатында катнашып, волейбол буенча спорт мастерлыгына кандидат исеменә лаек була.
Алексейның спортчы буларак ирешкән уңышлары яшьләр өчен бик яхшы үрнәк. Ул үзе сәламәт яшәү рәвешен, физкультураны пропагандалауга зур игътибар бирә. Аңа яшьләр тартыла, аны лидер дип кабул итәләр. Ә күптән түгел Алексейга безнең районда уйнаучы тренер булып эшләргә тәкъдим иттеләр (уеныннан бүленмичә). Егет ризалашты.
–Башкалар белән уен тәҗрибәмне рәхәтләнеп уртаклашачакмын. Үзен спортка багышларга уйлаган яшьләргә киңәшләрем артык булмас, дип уйлыйм. Районның җыелма командасын тагын да көчлерәк итәсе, зур җиңүләрне максат итеп куясы иде,–ди Алексей Новиков.
Аның сүзләрен җөпләп, волейболны үз итүче яшь спортчыларга, яңа тренерларына уңышлар телисе килә.
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
15
май, 2026 ел
1Шторм кисәтүе 16.05.2026 елга
Шторм кисәтүе аномаль-эссе һава торышы турында Татарстан Республикасы территориясендә 2026 елның 16 маеннан 22 маена кадәр Татарстан Республикасы территориясендә уртача тәүлеклек һава температурасы нормадан 9-11° ка югарырак булган аномаль-эссе һава торышы көтелә, бу чорда һаваның максималь температурасы +26дан +33°ка кадәр җитә.
Суррогат алкоголь куллануның куркынычы
Суррогат алкоголь куллануның куркынычы
ВФСК тестлау үзәге Әлки районы
ВФСК тестлау үзәге Әлки районы
14
май, 2026 ел
15.05.2026 елга ашыгыч кисәтү
Консультация-метеорологик күренешнең интенсивлыгы турында кисәтү 09 сәгатьтән. 18 сәгатькә кадәр. 2026 ел, 15 май 15 майда көндез Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән 15-17 метр тизлектәге көчле җил көтелә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз