Табиблар сәламәтлекне тикшерергә чакыра

2013 елның 18 июле, пәнҗешәмбе
Кемнәр диспансер тикшерүе үтә ала соң? Яше 21дән арткан (21, 24, 27, 30, 33... 93, 96, 99) әлкилеләрне карау өчен яшьләренә карап төрле белгечләргә җибәрәләр, лабораториядә анализлар алалар, диагностик процедуралар билгеләнә. Бу тикшерүләр нәтиҗәсендә өстәмәләре кирәклеге ачыкланса, невролог, офтальмолог, гинеколог, уролог һәм башка белгечләрдән консультацияләр алырга мөмкин булачак.
Диспансерлаштыру 3 елга бер мәртәбә үткәрелә. Аны узу өчен участок табибына мөрәҗәгать итәргә кирәк.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International