Әлки районында “Бала күзлегеннән куркынычсыз юллар” конкурсында җиңүчеләрне бүләкләделәр

2022 елның 27 октябре, пәнҗешәмбе

Районның мәгариф учреждениеләрендә Россия Эчке эшләр министрлыгының Әлки районы буенча ЮХИДИ бүлегенең юл хәрәкәте иминлеген пропагандалау инспекторы полиция лейтенанты Антон Советников “Бала күзлегеннән куркынычсыз юллар” конкурсында җиңүчеләрне, катнашучыларны бүләкләде.

Конкурста районның 6 мәктәбеннән 26 укучы катнашты. 1 урын - Илдан Насыйбуллин (БМСОШ), Артем Каштанов (Чуаш Борнае мәктәбе), 2 урын Виталий Власов (Иске Тахтала мәктәбе), Азалия Иванова (Түбән Әлки мәктәбе), 3 урын - Әдилә Шәйхетдинова (Түбән Әлки мәктәбе), Разил Хәмидуллин (Түбән Әлки мәктәбе).

Җиңүчеләр БДД ДБУнең истәлекле бүләкләре белән бүләкләнделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International