Федераль салым хезмәте Татарстан Республикасы буенча идарәсе "Физик затлар өчен шәхси кабинет" сервисы кулланучылары бушлай һәм теләсә кайсы уңайлы вакытта көчәйтелгән квалификацияле электрон имза белән имзаланган физик затны исәпкә кую турындагы электрон таныклык бирергә мөмкин булуын искә төшерә. Документ салым органының вазыйфаи заты кул куйган һәм мөһер белән таныкланган кәгазь күчермәсе кебек үк юридик көчкә ия.
ИНН алу өчен «Тормыш ситуацияләре» бүлегенә мөрәҗәгать итү һәм физик затны салым органында исәпкә кую турында гариза җибәрү җитә. Шуннан соң «Профиль» бүлегендә ИННны чикләнмәгән санда бастырып алу мөмкинлеге барлыкка киләчәк.
Гражданның Ф.И. О., җенесе, туу датасы, туган урыны үзгәргән очракларда физик затны исәпкә кую турында яңа таныклык биргән өчен дәүләт пошлинасы алынмый.