Бүген Россия Федерациясе Кораллы Көчләре сафларына өлешчә мобилизация уңае белән чакырылган якташларыбызның тагын бер командасын озаттык

2022 елның 28 октябре, җомга

Бүген Россия Федерациясе Кораллы Көчләре сафларына өлешчә мобилизация уңае белән чакырылган якташларыбызның тагын бер командасын озаттык. Алар киләчәктә илнең хәрби-укыту полигоннарына җибәрү өчен хәрби әзерлек һәм формалаштыру узу өчен уку үзәкләренә урнаштырылачак.

Сугышчыларны озатырга аларның дуслары һәм туганнары: әни - әтиләре, апа - абыйлары һәм балалары килгән иде. Һәр кешенең хәзер җиңүгә керткән өлеше мөһим һәм безнең яклаучыларыбызга ярдәм итәргә кирәклеген һәрберебез аңлый.

Район Башлыгы Александр Никошин, Андриан атакай һәм Ирек хәзрәт барлык куелган бурычларны намус белән үтәп һәм исән – сау әйләнеп кайтуларын теләп хәерле юл теләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International