29 октябрьдә Әлки районы Башкарма комитеты тарафыннан район үсеше мөмкинлекләрен билгеләү буенча Казан федераль университетының дәүләт һәм муниципаль идарә кафедрасы белән берлектә дискуссия мәйданчыгы оештырылды.
Фикер алышуда 38 район вәкиле катнашты, алар арасында фермер хуҗалыклары, “Алтын үзән” сәнәгать паркы хезмәткәрләре, эшмәкәрләр, табиблар, мәктәп һәм техникум укытучылары, муниципаль хезмәткәрләр дә бар иде.
Әлеге чараның максаты-хакимият, бизнес һәм җәмгыять диалогын төзү, шулай ук актив халыкка булган социаль-икътисади проблемалар һәм районның «үсеш нокталары» турында үз фикерләрен белдерү мөмкинлеге бирү.
Мини-төркемнәрдә актив фикер алышканнан соң районның көчле һәм көчсез яклары билгеләнде һәм районда тормышны яхшырту, шулай ук халык ихтыяҗлары буенча уңай мохит булдыру буенча конкрет креатив тәкъдимнәр һәм кызыклы идеяләр формалаштырылды.