Алкоголь һәм ана

2022 елның 7 ноябре, дүшәмбе

Алкоголь куллану проблемасы бу көннәрдә бик актуаль. Хәзерге вакытта дөньяда спиртлы эчемлекләр куллану зур саннар белән характерлана. Бу бөтен җәмгыятьне газаплый, аеруча соңгы вакытта хатын-кыз алкоголизмы артты. Алкогольнең зыяны ачык. Алкоголь организм эченә эләккән очракта, аның барлык органнарга кан буенча таралуы һәм аларны җимерүгә кадәр тискәре йогынты ясавы исбатланган. Системалы рәвештә алкоголь кулланганда куркыныч авыру – алкоголизм үсә.

Йөклелек һәм алкоголь - бу бер – берсенә каршы килә торган төшенчәләр. Әмма, кызганычка каршы, барлык хатын-кызлар да алай дип санамый шул. Йөкле вакытта алкоголь авыр нәтиҗәләргә китереп җиткерүенә шик булырга тиеш түгел.

Йөклелек дәвамында ана организмы белән уникаль орган - плацент үзара турыдан-туры бәйле һәм ул ана сәламәтлеге торышына даими бәйле.

Бала имезүче ана шуны онытмаска тиеш: алкоголь  сабыйга һәм беренче чиратта аның нерв системасына бик зарарлы йогынты ясый. Хәтта алкогольнең кечкенә дозалары да, ана сөте белән сабыйга тәэсир итеп үзәк нерв системасы эшчәнлегендә җитди бозуларга, ә аерым очракларда хәтта кире кайтарылгысыз нәтиҗәләргә китерергә мөмкин.

Бала исерткеч эчемлекләр тәэсирендә тынычсызлана, начар йоклый, аның көзән җыеруы, ә аннан соң психик үсештә артта калу күзәтелергә мөмкин. Әгәр имезүче ана хроник алкоголизм белән интегә икән, һәм сабый организмына даими рәвештә алкоголь керә икән, югарыда телгә алынган катлауланулардан тыш, балада "алкоголь бәйлелеге синдромы" барлыкка килергә мөмкин.

Шуңа күрә йөклелек планлаштырганда алкоголь кулланудан катгый баш тартырга кирәк.

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International