Саксызлык һәлакәткә китергән

2013 елның 19 июле, җомга
Татарстан Республикасы буенча тикшерү идарәсенең Чистай районара тикшерү  бүлеге  хезмәткәрләре 6 июльдә Кара Елга участогы  цехында булган хәлләр буенча җинаять эше кузгатты. "Әлки урман" дәүләт учреждениесенең Чуаш Борнаенда урнашкан әлеге участогында урман кисү цехы эшләп тора. Шушы цехта эшләүче С. бәхетсезлек очрагына юлыга да инде. Шуның нәтиҗәсендә аның аягы  ампутацияләнә.
Әлеге җинаять эшен тикшерү барышында түбәндәге хәлләр ачыкланды: ул көнне С. үзенең эш урынында булган, рамлы пычкыда агач эшкәртү белән шөгыльләнгән. Эш барышында С. пилорамның икенче янына чыгарга уйлый. Һәм аягы бата! Ә идән астында рамлы пычкысы приводының  электр двигателе урнашкан була, һәм ул эшләп тора. Нәтиҗәдә С. ның сул аягы пилораманың ремене һәм штифы арасына кысыла. Билгеле, аяк бик нык зарарлана: аның йомшак өлеше, 2 җирдән балтырының сөяге сытыла.
Эшченең шулай гарипләнүенә кем гаепле соң? Норматив-хокук актлары куйган таләпләр буенча агач эшкәртелә торган биналарда идәннәр тигез, ярыксыз булырга, тайгак булмаска тиеш. Тикшерү нәтиҗәсендә шунысы ачыклана: "Әлки урман" учреждениесенең хезмәтне саклау һәм куркынычсызлык техникасы өчен җаваплы кешесе үзенә йөкләнгән вазыйфаны үтәмәгән, нәтиҗәдә С.ның сәламәтлегенә зур зыян салынган.
Булган хәлне төрле яклап ачыклау өчен тикшерү эшләре үткәрелә, җинаять эшен тикшерү дәвам итә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International