Ел саен ноябрьнең икенче атнасы дөньяда Бөтендөнья сыйфат атналыгы, ә ноябрьнең икенче пәнҗешәмбесе - Бөтендөнья сыйфат көне буларак билгеләп үтелә. Роскачество инициативасы белән алты ел элек бу бәйрәм Россиядә дә барлыкка килде, быел Бөтендөнья сыйфат атналыгы 7-11 ноябрь көннәрендә «Россия - сыйфат билгесе» девизы астында, ә Сыйфат көне - 10 ноябрьдә узачак.
Сыйфат атналыгы-төрле дәрәҗәләрдә товарларның иминлеге, сыйфаты һәм файдалы булуы проблемаларын, шулай ук акыллы куллану принципларын яхшырак аңлау ягына юнәлтелгән иҗтимагый әһәмиятле чаралар үткәрү мөмкинлеге.
Сыйфат көне-илебезнең җитештерүчеләренә һәм хезмәт күрсәтү өлкәсе вәкилләренә сыйфат өчен рәхмәт белдереп кенә калмыйча, тормыш сыйфатының төп өлешләренә: әйләнә-тирә мохит һәм экология сыйфатына, социаль өлкә һәм мөнәсәбәтләр сыйфатына, сәламәт яшәү рәвешенә, гаилә кыйммәтләренә һәм гореф-гадәтләренә дә игътибар бирергә мөмкинлек бирә торган бәйрәм. Кулланучылар базарының аерым товарларысыйфаты һәм яшәү сыйфаты - игътибарны җәлеп итәргә кирәк булган мөһим социаль мәсьәләләр.
Быел, импортны алыштыру, яңа эш урыннары булдыру, хезмәт җитештерүчәнлеген арттыру, бәяләр үсешен тоткарлау белән беррәттән, сыйфатны камилләштерү - тискәре тышкы факторларга һәм таләпләргә каршы көрәш генә түгел, ә ышанычлы фундамент һәм илебез икътисадының алга таба үсеше векторларын төзүгә дә юнәлдерелгән агымдагы көн тәртибенең аерылгысыз өлеше.
Әлеге әһәмиятле вакыйгага әзерлек чорында традицион рәвештә үзебезнең кулланучылар базарында продукция иминлеге һәм сыйфаты өлкәсендә халык грамоталылыгы дәрәҗәсен күтәрүгә, шулай ук Ышаныч һәм үсеш икътисадын берләштерә торган бердәм, ышанычлы сыйфат символы буларак Россия сыйфат билгесенең танылуын арттыруга зур игътибар бирелә.
7 ноябрьдән 11 ноябрьгә кадәр Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы белгечләре Бөтендөнья сыйфат көненә һәм Бөтендөнья сыйфат атнасына багышланган чаралар комплексы үткәрәчәк. Бу кулланучылар өчен төрле акцияләр, семинарлар, лекцияләр, базарларда кизү тору, кулланучылар дегустацияләре. Барлык бу чаралар сыйфатлы товарлар, эшләр һәм хезмәт күрсәтүләр файдасына грамоталы сайлау күнекмәләрен формалаштыруга юнәлдерелгән.
Бөтендөнья сыйфат көненә һәм Бөтендөнья сыйфат атналыгына багышланган чаралар Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсе белгечләре һәм җирле үзидарә органнары белән берлектә үткәрелә.
11 ноябрьдә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органының эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге (884342)5-49-85 телефоны буенча «Кайнар линия»оештырылачак.