Кечкенәдән өйрәнеп үссеннәр

2013 елның 19 июле, җомга
Күптән түгел Нәби Дәүли исемендәге гимназиядә һәм "Яшь имәннәр" лагеренда балаларның юл кагыйдәләрен белүләрен тикшерү максатыннан конкурс үткәрелде. Юл йөрү кагыйдәләрен ул-кызларыбызга кечкенәдән йөрәтергә кирәк. Шуңа күрә конкурста гимназия һәм Базарлы Матак мәктәбенең башлангыч сыйныфларында укучылар, хәзерге вакытта лагерьларда ял итүчеләр катнашты.
Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының юл хәрәкәте куркынычсызлыгы дәүләт инспекциясе Мәгариф министрлыгы һәм балалар куркынычсызлыгы фәнни үзәге хезмәткәрләре белән берлектә мәктәп укучылары өчен "Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы турында" методик   материаллар эшләделәр. Үткәрелгән конкурста бу материаллар киң кулланылды.  Әйтергә кирәк, балалар мондый чараларда теләп катнашалар, яхшы белемнәр күрсәтәләр, иң мөһиме – әти-әниләрен дә юл кагыйдәләрен үтәргә өйрәтергә тырышалар. Республика шәһәрләре һәм авыллары юлларында балалар катнашында аварияләрнең саны кимү дә аңлату-тәрбия эшләренең   нәтиҗәлелеген раслый. Бу безнең районга да кагыла.
Район мәгариф идарәсендә куркынычсызлык мәсьәләләре буенча җаваплы кеше бар. Ул – Гөлнур Айбарцева. Норлат шәһәрендәге юл хәрәкәте куркынычсызлыгы фонды директоры Гөлфия Гыйматдинова белән бергәләп балалар өчен төрле чаралар оештыра ул. Ә Гөлфия ханым районга беркайчан да буш кул белән килми, ул төрле методик пособиеләр, бәйгеләрдә катнашкан балаларга тарату өчен бүләкләр дә алып килә.
Сүзебез конкурс турында иде. Аның беренче өлеше гимназиядә үтте. Физкультура укытучысы, тренер-инструктор Олег Астафьев, инглиз теле укытучысы, гимназия янындагы ял һәм хезмәт лагере начальнигы Флюра Рәхимҗанова балаларга бик тә аңлаешлы итеп юл йөрү кагыйдәләре турында сөйләделәр, ә  конкурста катнашучы малайлар һәм кызлар сорауларга җаваплар бирделәр.
Җиңүчеләр – гимназия командасы әгъзалары. Аларга бүләкләр, башка катнашучыларга истәлекле сувенирлар тапшырылды.
Ә конкурсның икенче өлеше "Яшь имәннәр" лагеренда үткәрелде. Анда инде район ЮХИДИ бүлекчәсе начальнигы Рәис Сафин да катнашты. Конкурсантлар, берсен-берсе бүлдерә-бүлдерә сорауларга җаваплар бирделәр, юл хәрәкәте кагыйдәләрен бик яхшы  белүләрен күрсәтергә тырыштылар. Конкурс тәмамлангач, жюри әгъзалары 28,5 балл җыйган "Юлның дуслары" дигән команданың җиңеп чыгуын игълан иттеләр. Икенче урында – "Зебра", өченче урында "Светофор" командалары. Жюри конкурста катнашучыларны мактап та алды әле, чөнки балалар кагыйдәләрне әйбәт белә, актив җавап бирә, шуның өстенә  бер-берсенә  ярдәмчел дә.
Кагыйдәләрне яттан белү – бер эш, әмма аларны көндәлек тормышта куллану нишләптер катлаулырак. Кечкенәдән өйрәнеп үскән яшь буын юлда үзен сак тотар, гомерен куркыныч астына куймас дип ышаныйк.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International