2022 нче ел - Россия халыкларының халык сәнгате һәм матди булмаган мәдәни мирасы елы. Шуның белән бәйле Югары Әлморза авылының "Алсу" балалар бакчасында балаларны татар орнаменты белән таныштыру буенча тематик сәгать үткәрелде. Балаларны халык символикасы, орнамент һәм аның төрлелеге белән таныштырдылар. Мәктәпкәчә яшьтәге балалар татар халкының гореф-гадәтләре, милли костюм элементлары белән таныштылар һәм салфеткадагы Татар орнаменты элементларыннан композиция төзергә өйрәнделәр.