2022 елның 16 ноябрендә Роспотребнадзорның Татарстан Республикасы буенча идарәсе эшмәкәрләр өчен “Ачык ишекләр көне” үткәрә

2022 елның 10 ноябре, пәнҗешәмбе

Үз эшчәнлеге турында мәгълүматларның ачыклыгын һәм һәркем файдалана алырлык булуын арттыру максатларында 2022 елның 16 ноябрендә 14.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор идарәсе (алга таба - Идарә) республика территориясендәге Идарәдә һәм идарәнең 12 территориаль бүлегендә алдан язылу буенча эшмәкәрләр өчен Бердәм "ачык ишекләр" көнен оештыра.

Идарәдә (Казан шәһәре, Зур Кызыл ур., 30 һәм Сеченов ур., 13а) консультация өчен алдан язылу 222-84-28 телефоны номеры буенча башкарыла (2022 елның 14 ноябреннән 15 ноябренә кадәр 10.00 дән 17.00 гә кадәр, төшке ашка тәнәфес 12.00 дән 12.45 кә кадәр), консультация өчен Роспотребнадзор идарәсенең территориаль бүлегенә язылу Нурлат, Аксубай, Әлки, Чирмешән районнары (Нурлат шәһәре , Мәктәп урамы, 10 йорт, Базарлы Матак авылы, Крайнов урамы, 56 йорт ) телефон номерлары буенча башкарыла 238-36-32, 238-18-41 , 884345 2 19 71, 884346 2 10 89 , шул ук вакытта кызыксындырган мәсьәләне күрсәтергә кирәк.

Бердәм «Ачык ишекләр» көненең максаты-эшмәкәрләргә идарә компетенциясе чикләрендә түләүсез консультация ярдәме күрсәтү.

Хөрмәтле эшмәкәрләр һәм бизнес вәкилләре!

Мәҗбүри таләпләрне белү - хокук бозулардан качуның иң яхшы ысулы!

Без Сезне Бердәм "ачык ишекләр" көнендә алдан язылу буенча консультацияләрдә көтәбез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International