11-13 ноябрьдә Менделеевск шәһәрендә атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре Ибраһим Галимов һәм атказанган физик тәрбия хезмәткәре Минхалит Гыйльманов истәлегенә билбау көрәше буенча бөтенроссия ярышлары узды. Әлки районы спорт мәктәбендә тәрбияләнүче Нуртдинова Регина 52 кг. га кадәр авырлык категориясендә чемпион булды.