14 ноябрьдә Әлки районыннан 10 егет хәрби хезмәткә озатылды

2022 елның 14 ноябре, дүшәмбе

Бу егетләрнең көзге чакырылыш буенча беренче озатулары иде. Район хәрби комиссариатында Россия Кораллы Көчләренә чакырылган әлкилеләрне тантаналы котлаулар булды.

– Армиядә хезмәт итүче яшь әлкилеләрнең әти-әниләре һәрвакыт уллары турында яхшы фикерләр генә ала- алар дисциплиналылыгы белән аерылып тора, үрнәк хезмәт күрсәтә, хәрби әзерлектә уңышларга ирешә. Быелгы көзге чакырылыш буенча хезмәткә киткән егетләр дә калышмас дип өметләнәбез. Без сездән бары тик яхшы хәбәрләр генә көтәбез. Иң мөһиме- ата-аналар белән элемтәдә торыгыз, телефон мөмкинлекләре чикләнгән булса, хатлар языгыз. Онытмагыз, сезне районда бик көтәләр. Хәрби бурычыгызны намус белән үтәгез! - район Башкарма комитеты җитәкчесе Руслан Морадымов һәр призывникка кул сәгате тапшырды.

Бу теләкләргә район хәрби комиссары Виктор Лаврентьев та кушылды:

- Вакытлы хезмәткә чакырылучы яшьләр кайнар нокталарга бармый. Сез дә, әти-әниегез дә бу яктан тыныч булырга мөмкин. Кораллы Көчләрдә хезмәт итү яшьләр өчен бик абруйлы. Ватан алдындагы бурычыгызны намус һәм хөрмәт белән үтәгез, туганнарыгыз, дусларыгыз, райондашларыгыз горурлансын!

Егетләрне хәрби хезмәткә озатырга призывникларның әти-әниләре, якыннары, дуслары җыелган иде. Алар да булачак Ватан сакчыларына изге теләкләрен җиткерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International