2022 елның 15 ноябре, сишәмбе
“Бөтендөнья ЮТҺ корбаннарын искә алу көне" кысаларында Чуаш Борнае мәктәбендә Россия ЭЭМ ЮХИДИ идарәсенең Әлки районы буенча ЮХИДИ юл-транспорт һәлакәтләрен пропагандалау буенча инспектор полиция лейтенанты Антон Советников,"Юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе " ДБУ профилактика бүлекчәсе җитәкчесе Айгөл Вафина ЯИХлылар белән берлектә үз тормышы һәм башка катнашучыларның тормышлары өчен җаваплылык тәрбияләү максатыннан профилактик әңгәмә үткәрделәр.
Юл хәрәкәтен пропагандалау инспекторы агымдагы елның 10 аенда Әлки районында һәм Татарстан Республикасы буенча юл-транспорт һәлакәтләре статистикасы, юлларда куркыныч һәлакәтләргә китерә торган сәбәпләр һәм факторлар турында сөйләде, резонанс юл-транспорт һәлакәтләре мисаллары китерелде. Укучыларга юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәү кирәклеген искә төшерделәр, шулай ук юл билгеләрен кабатладылар