2022 елның 18 ноябрендә 10.00 сәгатьтә балигъ булмаганнарның хокукларын яклау мәсьәләләре буенча гражданнарны кабул итү үткәреләчәк

2022 елның 16 ноябре, чәршәмбе

2022 елның 18 ноябрендә 10.00 сәгатьтә Базарлы Матак авылы, Мәктәп урамы 6а йорт адресы буенча урнашкан «Әлки муниципаль районы мәгариф идарәсенең» психологик – педагогик хезмәтендә балигъ булмаганнарның хокукларын яклауга кагылышлы мәсьәләләр буенча гражданнар кабул ителәчәк. Гражданнарны кабул итүдә район прокуратурасы, Россия Эчке эшләр министрлыгының Әлки районы буенча бүлекчәсе, Әлки районы суд приставлары хезмәте, мәгариф идарәсе, опека һәм попечительлек бүлеге, балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссиясе вәкилләре, Әлки муниципаль районында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең җәмәгать ярдәмчесе катнаша.

Алдан язылу өчен телефоннар: 2-04-78; 2-10-59

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International