Скутер да таләпләргә буйсына

2013 елның 22 июле, дүшәмбе
Әлеге кагыйдәләрнең икесен исегезгә төшерәбез: велосипедчылар мөмкин булганча уң яктан, бер рәт булып хәрәкәт итәргә тиешләр; рульне бер кул белән булса да тотмыйча йөрергә ярамый.
Ике тәгәрмәчле транспорт чараларын йөртүчеләрнең һичшиксез айнык булырга тиешлекләренә игътибарыгызны юнәлтәбез. Юкса велосипедчыга карата административ беркетмә төзелеп, 300 дән 500 сумгача штраф салынырга мөмкин.
Юл травматизмы проблемаларының иң еш очраучыларының берсе – мототранспорт йөртүчеләр тарафыннан юл хәрәкәте кагыйдәләренең бозылуы. ЮХИДИ бүлекчәсендә теркәлүне таләп итми торган скутер белән идарә иткәндә (аңа бит әле йөртүче таныклыгы да кирәкми), теләсә ничек йөрергә, җаваплылыктан курыкмаска мөмкин дип саныйлар кайберәүләр. Россия Федерациясенең "Юл хәрәкәте кагыйдәләре"нең 1 нче бүлегендә әйтелгәнчә, мопед та, скутер да транспорт чарасы булып тора һәм аларны йөртүчеләр траснпорт чаралары шоферларына кагылган кагыйдәләрнең барлык таләпләрен үтәргә тиешләр. Гамәлдәге закончалык нигезендә автомобиль юллары буенча мопед белән 16 яшьтән узган кешеләр генә йөри ала. Кагыйдәләр таләп иткәнчә, йөртүче мотошлем кияргә тиеш. Юкса аңа 500 күләмендә штраф салынырга мөмкин. Мототранспорт чаралары белән 16 яшькә җитмәгән үсмерләр идарә иткән өчен аларның әти-әниләре җаваплылыкка тартыла (РФ Административ хокук бозулар кодексының 5.35 статьясы, ягъни ата-аналар яки башка законлы вәкилләр тарафыннан балигъ булмаганнарны асрау һәм тәрбияләү бурычларының үтәлмәве).
Агымдагы елның башыннан алып ЮХИДИ бүлекчәсе хезмәткәрләре тарафыннан ике тәгәрмәчле транспорт чараларын йөртүчеләрнең юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган 7 очрагы теркәлгән. Йөртүчеләрнең  6 сы 16 яшькә җитмәгән: 2 скутерчы, 4 велосипедчы. Шулай ук әти-әниләренең балигъ булмаган балаларын тиешенчә тәрбияләмәүләренә кагылышлы бер факт бар, алар административ җаваплылыкка тартылды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International