2022 елның 18 ноябре, җомга
Нәби Дәүли исемендәге гимназиянең башлангыч сыйныф укучылары Бөтендөнья юл-транспорт һәлакәтләре корбаннарын искә алу көненә багышланган чарада катнаштылар. "Яшь юл хәрәкәте инспекторы" отряды әгъзалары балаларга юл хәрәкәте кагыйдәләрен, билгеләрен искә төшерде. Алып баручылар "Светофор" һәм "Җәяүле"командалары арасында викторина үткәрделәр.
Укытучы-Сабирова Р. Т.