"Әлки хәбәрләре” район почта бүлекчәсе хезмәткәрләре арасында призлар уйната

2022 елның 18 ноябре, җомга

«Әлки хәбәрләре» район газетасына язылу нәтиҗәләре буенча, язылу кампаниясендә иң яхшы нәтиҗәләргә ирешкән почта элемтәсе бүлекчәсе хезмәткәрләре арасында призлар уйнатыла.

Мондый конкурс киләсе яртыеллыкка да игълан ителде. Үз эшләрен сыйфатлы итеп башкарган (барлык ярты еллыкка подписка ясаган) «Әлки хәбәрләре» нә язылу планын беренчеләрдән булып үтәгән почта хезмәткәрләренә, шул исәптән «Татмедиа» АҖ филиалының «Әлки хәбәрләре»газетасы редакциясенә дә бүләкләр тапшырылачак.

Өстәвенә, без газетада почта хезмәткәрләре турында иң кызыклы, җылы хатлар да бастырачакбыз. Иң эчтәлекле хикәяләр авторларына бүләкләр тапшырылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International