П. Хузангай исемендәге музейда балалар өчен «Синдә минем бәхетем»дигән чара үткәрелде

2022 елның 18 ноябре, җомга

СССРның халык артисткасы, П.П.Хузангайның хатыны һәм тугры юлдашы В. К. Кузьминаның тууына 99 ел тулу уңаеннан балалар өчен П. Хузангай исемендәге музейда «Синдә минем бәхетем»дигән чара үткәрделәр.

Тамашачыларга күренекле актриса турында фильм күрсәттеләр, театр тормышы турында сөйләделәр, балаларга Хузангайның яраткан хатынына багышлаган шигырьләрен укыдылар. Вера Кузьминична Кузьмина, һәркемне изгелек нурлары, җылылык һәм игътибары белән җылытты. Ул уйнаган рольләрендә яшәде һәм халыкның яраткан актрисасы булып танылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International