"Тәмәке тарту - сәламәтлеккә зыян китерү" эшлекле уены

2022 елның 18 ноябре, җомга

Чуаш Борнае авылы мәдәният йортында Сәламәт яшәү рәвешен пропагандалауга багышланган чара узды. Балалар "Тәмәке тарту - сәламәтлеккә зыян китерү! "эшлекле уенында актив катнашты. Бер сәгать дәвамында балалар төрле тематик конкурсларда һәм биремнәрдә көч сынаштылар:"Сүз көрәше"," Тәмәке тартучыга хат-мөрәҗәгать"," Некурийск шәһәрен яса". Шулай ук балалар тәмәке тартуның зыяны турында документаль фильм карадылар һәм сәламәтлекләрен саклау өчен күнегүләр комплексын уйлап таптылар. Әлеге чара барышында балаларның тәмәке тартуга тискәре мөнәсәбәте барлыкка килде һәм сәламәт яшәү рәвешенең өстенлекләре турында күзаллаулар формалашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International