Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Әлки муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Район тарихы
Район символлары
Әлки муниципаль районы башлыгы
Идарә органнары
Район составындагы муниципаль берәмлекләр
Әлки районы якташлар җәмгыяте
Район тормышы
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Муниципаль заказ
Тикшерү нәтиҗәләре
Муниципаль контроль
Бюджетның үтәлеше
Кадрлар сәясәте
Иҗтимагый Совет
Коррупциягә каршы көрәш
Комиссияләр
Тематик бүлекләр
Файдалы сылтамалар
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Башкарма комитет карарлары һәм боерыклары
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажи
Официальные выступления главы
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Районы Прокуратурасы
Программалар, проектлар һәм конкурлар
Программалар
Аукцион,конкурслар,ачыктан-ачык тыңлау
Муниципаль районнар
Әлки муниципаль районы
Бердәм булгач, эш тә җайлы бара
2013 елның 23 июле, сишәмбе
"Хузангай" кооперативы игенчеләре урып-җыю чорына бик тырышып әзерләнделәр. Без килгәндә хуҗалык комбайнчылары Шәпкә авылы янәшәсендәге басуларда көзге бодай суктыралар иде. Басу кырмыска оясын хәтерләтә: кемдер ура, кемдер йөк машинасы белән ашлык ташый, берничә кеше комбайн янәшәсендә нидер эшли. Күренеп тора, һәркем үз вазыйфасын белә, хезмәт бик яхшы оештырылган.
–Коры, кызу көннәр игеннәрнең үсүенә тискәре йогынты ясады. Шуңа күрә уңыш безнең өчен бик кыйммәтле, аның бер бөртеген дә югалтмыйча җыеп аласы иде, – дип сүзен башлады кооперативның баш агрономы Юрий Льдинов.
Хузангайлылар 15 июльдә 7 "МакДон" чапкычы белән көзге бодай һәм борчакны теземнәргә сала башлыйлар. Чапкычының киңлеге 12 метрга җитүче әлеге техника югары җитештерүчәнлек күрсәтә: 3 көн эчендә 1180 гектар борчакны, 3740 гектар көзге бодайны теземнәргә салып та чыкканнар механизаторлар. Июльнең кызу көннәре ашлыкны тиз киптерә.
–Бүген басуда 26 комбайн эшли, 11 "КамАЗ" белән суктырылган ашлыкны берөзлексез ындыр табагына ташыйбыз. Елына күрә бөртекнең чыгышыннан без бик канәгать, бер гектардан уртача 31,2 центнер уңыш алабыз әлегә. Соңгы ике көндә 4600 тонна ашлык суктырылды,–дип сүзен дәвам итте агроном.
Әйткәнемчә, эш әйбәт оештырылган: комбайнчы арыса, аны ярдәмчесе алыштыра. Механизаторлар иртәнге 7дән төнге 11гә чаклы хезмәт куялар. "МакДон"нар исә ике смена эшли. Бункерлар да бик тиз тула. Суктырган ашлыкны "КамАЗ" әрҗәсенә бушаткан арада комбайнчы Сергей Краснов белән сөйләшеп алдык. Ул үзе Татарстанның атказанган механизаторы Владимир Красновның улы булып чыкты. 2011 елда Владимир Красновка район Сабантуенда катнашкан Президентыбыз Рөстәм Миңнеханов республиканың алдынгы механизаторы таныклыгын тапшыра.
–Шундый коллективта эшләү үзе бер рәхәт. Мин кооперативта орлыкчылык буенча агроном булып эшлим. 2001-2012 елларда әтием янында комбайнчы ярдәмчесе булып урып-җыюда катнаштым. Быел исә үземнең штурвал артына утырасым килде, хәзер инде әти минем ярдәмчем,–диде Сергей.
Әңгәмә барышында механизаторларның хезмәтләре өчен түләүдән дә канәгать булулары сизелде. Мәсәлән, "МакДон" чапкычында хезмәт куючыга түләү бер гектар өчен 27 сум, борчак егучыларга 35 сум. Комбайнчыларга түләү һәр тонна өчен 45 сумнан. Көненә 100 тонна ашлык суктырган комбайнчы 4,5-5 мең сум акча эшләп ала.
Суктырыласы мәйданнар шактый әле хуҗалыкта: 6400 гектар көзге бодайдан тыш 4100 гектар борчак, 3100 гектар арпа, 830 гектар солы, шактый гына мәйданда тары, карабодай җыеп аласы бар. Егетләр дә эштән курка торганнардан түгел. Көннәр генә аяз булсын, урып-җыюны 15 августка төгәлләргә өметләнәләр хузангайлылар.
Өстәп шуны да әйтәсе килә: кооператив механизаторлары көзге сукага керешкәннәр, тугыз К-701 тракторы белән 311 гектар җир сөрелгән дә. Ындыр табагында да эш кайный– орлыкларны калибрлыйлар. 6500 гектарда көзге чәчү үткәрергә планлаштыралар, шуңа күрә хуҗалык җитәкчеләре орлык хәзерләү турында хәзердән кайгырталар.
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
15
май, 2026 ел
1Шторм кисәтүе 16.05.2026 елга
Шторм кисәтүе аномаль-эссе һава торышы турында Татарстан Республикасы территориясендә 2026 елның 16 маеннан 22 маена кадәр Татарстан Республикасы территориясендә уртача тәүлеклек һава температурасы нормадан 9-11° ка югарырак булган аномаль-эссе һава торышы көтелә, бу чорда һаваның максималь температурасы +26дан +33°ка кадәр җитә.
Суррогат алкоголь куллануның куркынычы
Суррогат алкоголь куллануның куркынычы
ВФСК тестлау үзәге Әлки районы
ВФСК тестлау үзәге Әлки районы
14
май, 2026 ел
15.05.2026 елга ашыгыч кисәтү
Консультация-метеорологик күренешнең интенсивлыгы турында кисәтү 09 сәгатьтән. 18 сәгатькә кадәр. 2026 ел, 15 май 15 майда көндез Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән 15-17 метр тизлектәге көчле җил көтелә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз