Әлки районы балалары «ART-ПЕРСПЕКТИВА»халыкара сәнгать конкурсында катнашты

2022 елның 22 ноябре, сишәмбе

Анда укытучылар Алсу Сутягина, Алмаз Сафиуллин, Гөлия Мәрдиева җитәкчелегендә район музыка мәктәбендә шөгыльләнүче балалар да катнашты. Алмаз Әхмәт улы аңлатып узганча, конкурска район мәктәпләреннән 16 бала килгән. Алар үзләренең музыкаль сәләтләрен 6 яшькә кадәр, 7-9 яшь, 10-12 яшь, 13-15 яшь төркемнәрендә «Вокал-соло» номинациясендә күрсәттеләр. Ике укучы-Тимур Баев (Нәби Дәүли исемендәге гимназиянең 2 нче сыйныф укучысы) һәм Түбән Кәчи мәктәбенең 2 нче сыйныф укучысы Ульяна Баканова) I дәрәҗә диплом лауреатлары булдылар. Дипломнар белән шулай ук күп кенә сәләтле балалар бүләкләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International