Әлки районыннан өч егет хәрби хезмәткә китте.

2022 елның 22 ноябре, сишәмбе

Бу - егетләрне көзге чакырылыш буенча икенче озату. Район хәрби комиссариатында Россия Кораллы Көчләренә чакырылган әлкилеләрне тантаналы рәвештә котладылар.

Район хәрби комиссары Виктор Лаврентьев:

- Ашыгыч хезмәткә чакырылучы яшьләр кайнар нокталарга бармый. Сез дә, әти-әниеләрегез дә бу яктан тыныч булыгыз. Кораллы Көчләрдә хезмәт итү яшьләр өчен бик абруйлы. Ватан алдындагы бурычыгызны туганнарыгыз, дусларыгыз, райондашларыгыз горурланырлык итеп намус белән үтәгез!

Егетләрне хәрби хезмәткә озатырга призывникларның әти-әниләре, якыннары һәм дуслары җыелды. Алар да булачак Ватан сакчыларына изге теләкләрен җиткерделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International