Икегез дә пар килгәнсез

2013 елның 23 июле, сишәмбе
Әлеге бәйрәмнең символы – гади дә, матур да ак ромашка. Тарихы белән кенәзләр заманына барып тоташа ул. Петр кенәз һәм аның тормыш иптәше Феврония мәхәббәтләрен, күп сынаулар аша үтеп, гомерләренең ахырына кадәр саклый алганнар, халыкка хезмәт иткәннәр, мәрхәмәтлелекләре белән дан казанганнар. Изге Петр һәм Феврония хөрмәтенә 2008 елдан бирле 8 июль Россиядә бәйрәм буларак билгеләп үтелә.
Шушы көнгә төбәп "Колос" кинотеатрына озак еллар бергә яшәгән парларны, күп бала үстергән гаиләләрне кунакка чакырдылар. Алар арасында райондашларга яхшы таныш шәхесләр дә бар иде. Менә 58 ел инде Лев Яковлевич һәм Надежда Сергеевна Миндрюковлар нык гаилә булып яшиләр, бергәләп тормышның ачысын-төчесен үткәргәннәр, бер-берсенә һәрчак ярдәмле булганнар. Төрле җитәкче вазыйфаларда эшләп, район халкына хезмәт итү өстенә ике кыз да үстергәннәр.
Бәйрәмгә Габделәхәт Мотыйгулла улы һәм Әлфия Борһан кызы Зәйнетдиновлар да чакырылган иде. Бергәләп 53 ел гомер кичергән бу мөхтәрәм затлар бүген 6 оныкларына һәм аларның да 3 баласына сөенеп яшиләр. Район башкарма комитетының ЗАГС бүлеге начальнигы Рузалия Сафина бу бәхетле парга "За любовь и верность" дип аталган Россия Федерациясе медален, истәлекле бүләк һәм чәчәкләр тапшырды.
Гаилә  – һәрберебез өчен тормышта иң мөһим, иң кадерле нәрсә ул. Гаилә ике кешенең мәхәббәтеннән башлана. Иң якын, газиз, сөекле кешеләребез – безнең гаиләбез: якыннарыбыз турында кайгыртып, бер-беребездән үрнәк алып, изге теләкләр теләп, тормышыбызны мәгънәле итәбез бит.
29 июньдә Әнвәр Хатыйп улы һәм Сәлимә Харис кызы Вафиннарның гаилә корып яшәүләренә 50 ел булган. Шушы вакыт эчендә алар ике ул һәм бер кыз үстереп, мөстәкыйль тормышка чыгарганнар. Бүген инде алар биш оныкларын – балаларының малайларын тәрбияләшәләр.
Таһир Гарифулла улы һәм Зөлхәбирә Хәйретдин кызы Әһлиуллиннар 1962 елда никахлашканнар, нык, күпләргә үрнәк булырлык гаилә төзегәннәр. Бергә яшәү дәверендә 5 бала үстергән Әһлиуллиннарның инде 9 оныклары,  1 оныкчыклары бар.
Гаилә – зур хезмәт тә, терәк тә, кешелеклелек, намуслылык һәм бурыч мәктәбе дә. Гаилә бәйрәменә чакырылган, иң хөрмәтле кунаклардан булган өлкән яшьтәге әби-бабайларыбыз моны яхшы белә.
Түбән Әлки авылында яшәүче 89 яшьлек Галия Гыйнан кызы Шәрапова ире белән бергәләп 10 бала үстергән, һәрберсенә дөрес тәрбия биргән, олы тормышка озаткан. Югары Әлморзада Хәйрия Сәетгәрәй кызы Галимовага 85 яшь. Ул 12 бала әнисе. Шушы олы хезмәте өчен дәүләт тарафыннан "Ана даны" медале белән бүләкләнгән.
Гани Сәмигулла улы Шәйдуллин Базарлы Матакта яши. Аңа инде 87 яшь. Тормыш иптәше Мәрьям апа белән  ике ул һәм бер кыз үстергәннәр алар. Хәзер Гани абый улы Илнур һәм килене Рамилә тәрбиясендә яши. Бу гаилә шулай ук мактауга лаек, чөнки Гани бабайларын Илнурның 4 баласы – Шәйдуллиннар нәселен дәвам итүчеләр яшәртеп тора.
Озын гомерле райондашларыбызны Россия пенсионерлар союзының район бүлекчәсе  җитәкчесе Рәйсә Хәбибуллина котлады, бүләкләр һәм чәчәкләр бирде.
Гаилә бөтен нәрсәнең башлангычы булса, бала туу аның өчен иң сөенечле вакыйга, чөнки ул ике нәселнең дәвамчысы бит. Бала табу бәхетен кичергән хатын-кыз гына үзенең бу дөньядагы ролен аңлый. Илебездә балалы гаиләләргә ярдәм күрсәтүнең төрле алымнары бар. Шуларның берсе – икенче һәм аннан соңгы балалары туган аналарга гаилә капиталы сертификаты тапшыру. Гаилә бәйрәмендә моны Пенсия фондының  район идарәсе начальнигы Әлфия Дәүләтшина башкарды – ул гаиләләргә сертификатлар белән бергә чәчәкләр дә бүләк итте. Бу көнне Сихтермә-Хузангайдан Наталия Морелева, Базарлы Матактан Алинә Борһанова, Чуаш Кичүеннән Кадрия Гайнуллина ана капиталына ия булдылар. Ә район мәдәният йорты  үзешчәннәре бу матур да, күңелле дә тантанада катнашучылар хөрмәтенә җырлар башкардылар. Соңыннан бәйрәмгә килүчеләр бергәләшеп истәлеккә фоторәсемгә төштеләр, бәйрәм өстәле артында чәй эчтеләр, сөйләшеп утырдылар. Алар гаилә бәйрәмен оештыручыларга рәхмәт әйтеп, мондый чаралар ешрак уздырылсын иде дигән теләк белдерделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International