Район Башлыгының коррупциягә каршы көрәш мәсьәләләре буенча ярдәмчесе Алсу Хәйруллина "Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе" хезмәт коллективы белән очрашты. Әңгәмә барышында коррупциячел хокук бозуларны профилактикалау буенча актуаль мәсьәләләр каралды. Авыл хуҗалыгына дәүләт ярдәме күрсәтү тәртибен сакларга тәкъдим ителде.