Бүген «Н.Дәүли исемендәге Базарлы Матак гимназиясе» МБОУ базасында «Мәктәпләргә һәм СПО цифрлы контент» проекты кысаларында Әлки МР укытучылары өчен “Иннополис Университеты” АКБО белем бирү эшчәнлеген циффрлаштыру үзәгенең төбәкләр белән эшләү бүлеге Идел буе федераль округының төбәк менеджеры Рязанцев А.В. белән берлектә «Циффрлы белем бирү контенты» укыту нәтиҗәләренә ирешүдә һәм циффрлы компетенцияләрне үстерүдә педагог коралы» темасы буенча укыту семинары уздырылды. «Цифрлы белем бирү контенты» онлайн-платформасы - Россиянең әйдәп баручы онлайн-сервис - «Учи.ру», «Фоксфорд», «ЯКласс», «Просвещение», «Яңа диск», «1С:Урок», «Мобиль электрон белем», iSmart, Globallab, Stratum, Native Class, IBLS, «Яңа мәктәп», «Белем өлкәсе» һ.б. материалларына бердәм бушлай керү мөмкинлеге.
Семинар кысаларында А. В. Рязанцев мәктәп укучылары һәм педагоглары өчен платформаның мөмкинлекләре, әлеге ресурслардан ничек файдалану турында сөйләде һәм аларны белем бирү эшчәнлегендә куллану буенча киңәшләрен бирде.