Татарстан Республикасында территориясендә метеорология күренешләренең интенсивлыгы турында консультация – кисәтү

2022 елның 24 ноябре, пәнҗешәмбе

Хөрмәтле гражданнар!

«Татарстан Республикасы гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне мониторинглау идарәсе» ФДБУннән түбәндәгеләр керә:

2022 елның 24 ноябре 18 сәгатьтән 25 ноябрь 10 сәгатькә кадәр метеорологик күренешләренең интенсивлыгы турында  консультация 

2022 елның 25 ноябрендә Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән томан көтелә.

Татарстан Республикасы буенча Русия ГТХМ Баш идарәсе халыкка тәкъдим итә:

Томан вакытында:

Әгәр дә сез, табигатьтә булганда, томан куеруын сизсәгез, урманда яки сулыкта ориентацияне югалтмас өчен чаралар күрергә кирәк.

Томан юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысына да куркыныч тудыра. Томан вакытында хәрәкәт итүне үзгәртүдән, узып китүләрдән баш тартырга кирәк.

Күпчелек юл-транспорт һәлакәтләре томан шартларында хәрәкәт итүче транспорт чарасы белән була. Томанда ераклыкны төгәл күрмәүне исәпкә алу мөһим - гади дистанцияне арттыру, тизлекне киметү максатка ярашлы.

Кискен тукталулардан качарга кирәк: кирәк булганда тизлекне салмак кына киметергә. Тормоз педаленә берничә тапкыр басарга,  сигнал бирергә шул рәвешле, сезнең арттан хәрәкәт итүче автомобиль йөртүчеләрне кисәтергә. Томанда хәрәкәт вакытында  машина йөртүчеләрнең арыганлыгы арта, сак булу артык булмас.

Явым-төшем вакытында:

- урамда булганда сак булыгыз, электр линияләренең бөтенлегенә игътибар итегез;

- үз хуҗалыкларыгызда ныклап ныгытылмаган конструкцияләрне ныгытыгыз, алар авып, кешеләрне җәрәхәтләргә мөмкин;

- шәхси йорт хуҗаларына яңгыр канализациясен һәм башка дренаж системаларын яңгыр суларын агызуга әзерләү буенча чаралар күрергә кирәк.

Берәр проблема килеп чыкса, сез һәрвакыт бердәнбер ашыгыч шалтырату номерына мөрәҗәгать итә аласыз - "101,112". Шалтыратулар тәүлек әйләнәсендә кабул ителә, телефоннан һәм кәрәзле телефоннан бушлай.

ТР буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең "Ышаныч телефоны" - 8 (843) 288-46-96.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International