Әни һәр кеше өчен дә тормыш юлында әни иң мөһим кеше.Әни булган хатын - кызда иң яхшы сыйфатлар ачыла: игелек, мәхәббәт, кайгырту, сабырлык һәм фидакарьлек. Яңа бәйрәм — Әниләр Көне әкренләп безгә килеп җитте. Әниләребезгә никадәр генә матур, җылы сүзләр әйтсәк тә, нинди генә яхшылыклар эшләсәк тә артык булмас. 25 ноябрь, Әниләр көне алдыннан Хузангай музеенда Хузангай урта мәктәбе укучылары белән"Иң назлы хисле чәчәк бәйләме" дигән мастер-класс үткәрделәр. Чара дәвамында балалар әниләр турында иң назлы сүзләр сөйләделәр. Әниләргә багышланган җырлар яңгыраган видеороликны карадылар. Чара ахырында балалар бергәләп «Кадерле Әнием»җырын башкардылар.