Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Әлки муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Район тарихы
Район символлары
Әлки муниципаль районы башлыгы
Идарә органнары
Район составындагы муниципаль берәмлекләр
Әлки районы якташлар җәмгыяте
Район тормышы
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Муниципаль заказ
Тикшерү нәтиҗәләре
Муниципаль контроль
Бюджетның үтәлеше
Кадрлар сәясәте
Иҗтимагый Совет
Коррупциягә каршы көрәш
Комиссияләр
Тематик бүлекләр
Файдалы сылтамалар
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Башкарма комитет карарлары һәм боерыклары
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажи
Официальные выступления главы
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Районы Прокуратурасы
Программалар, проектлар һәм конкурлар
Программалар
Аукцион,конкурслар,ачыктан-ачык тыңлау
Муниципаль районнар
Әлки муниципаль районы
Алга таба да хезмәт итәчәк
2013 елның 25 июле, пәнҗешәмбе
Мөгаен, әлеге күпер безнең районда төзелгән тимер-бетон күперләрнең беренчеседер. Берара район Сабан туе Биктимер авылы янында үткәрелә башлаган иде. Әти-әни белән Сабантуйга килгән чорларны искә төшереп карыйм да, ул чорда елга аша салынган күпернең агачтан булуын искә төшерәм. Тимер-бетон күпер кайчанрак төзелде икән. Кызыксынып ул елларда район башкарма комитетында эшләгән Вәгыйзь ага Сафинга шылтыратам.
–1976 елның җәендә партия район комитетының беренче секретаре итеп Дамир Каюмовны билгеләделәр. Менә шунда күпер төзелеше мәсьәләсе кузгатыла башлады. Ә башкарма комитет рәисе булып Нәҗип Бакиров эшли иде. Күпер төзелешен үз өстенә алды ул. Ялгышмасам, 1977-1978 елларда әлеге күпер төзелеп тә бетте бугай,–диде Вәгыйзь Минвәлиевич.
Шулай булгач, бу күпер әлкилеләргә 35 ел хезмәт иткән булып чыга. Ә менә зурдан кубып капиталь ремонт аңа беренче тапкыр ясала.
Без ремонтчы егетләр янына барганда, алар тимер конструкцияләрне алыштыру белән мәшгуль иделәр. Ә аңа кадәр күпернең тимер-бетон терәкләрен ныгытып чыкканнар.
Әмма, әйбәтләп тикшергәч, белгечләр күпернең өске конструкциясенең дә бик нык искергән булуын, ремонт соравын ачыклыйлар. Аларны төзекләндерү өчен күперне ябып торырга туры килә. Шуңа күрә транспорт үтеп йөрсен өчен аз гына читтәрәк юл төзелә.
Күперне ремонтка япкач, аның бер өлешенең тимер-бетон плитәләрен куптарып алалар, тимер конструкцияләрне сүтәләр һәм яңаларын монтажлый башлыйлар.
Күпер – кыйммәтле һәм мөһим объект, ул стратегик объект итеп таныла. Гомер-гомергә күперләр төзелешенә, аларны карап торуга зур игътибар бирелгән. Бу хәзер дә шулай. Менә бу күперне төзекләндерүдә дә бары тик сыйфатлы тимер, ышанычлы цемент, башка төр материаллар гына файдаланыла.
Бригадир Фәрхать Алиевның күперләр төзү һәм ремонтлау буенча тәҗрибәсе зур. Федераль трассаның бер өлеше булган әлеге күперне төзекләндерүне шуңа да аның бригадасына йөкләгәннәр. Җитәкче булса да, Фәрхать үзе дә тик тормый, әле бер, әле икенче эш коралын алып бригада төзүчеләренә ярдәм итә.
–Эшебезне график нигезендә алып барабыз. Кирәкле материаллар тоткарлыксыз кайтарыла. Егетләр тырышып эшли, чөнки хезмәт шартлары әйбәт,–ди ул.
–Ремонт эшләрен кайчангарак төгәлләргә уйлыйсыз?–дип сорадым мин. Бригадир болай дип җавап бирде:
–Үзегез күреп торасыз, күпер өр-яңадан төзелгән кебек, тулысы белән диярлек яңартыла. Эшләр әле күп, шулай да август ахыры-сентябрь башына ремонт эшләрен төгәлләргә планлаштырабыз.
Фәрхать Алиев бригадасы егетләре эшне сыйфатлы итеп башкаралар. Без аларның Яңа Алпар авылындагы күперне ремонтлаганнарын хәтерлибез. Бу зур күперне ремонтлау эшләрен җиренә җиткереп, ышанычлы итеп башкардылар алар.
Шик юк, Урта Биктимер янындагы күпер дә бөтенләй яңарып китәр, әлкилеләргә, олы юлдан йөрүчеләргә бик озак хезмәт итәр.
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
15
май, 2026 ел
1Шторм кисәтүе 16.05.2026 елга
Шторм кисәтүе аномаль-эссе һава торышы турында Татарстан Республикасы территориясендә 2026 елның 16 маеннан 22 маена кадәр Татарстан Республикасы территориясендә уртача тәүлеклек һава температурасы нормадан 9-11° ка югарырак булган аномаль-эссе һава торышы көтелә, бу чорда һаваның максималь температурасы +26дан +33°ка кадәр җитә.
Суррогат алкоголь куллануның куркынычы
Суррогат алкоголь куллануның куркынычы
ВФСК тестлау үзәге Әлки районы
ВФСК тестлау үзәге Әлки районы
14
май, 2026 ел
15.05.2026 елга ашыгыч кисәтү
Консультация-метеорологик күренешнең интенсивлыгы турында кисәтү 09 сәгатьтән. 18 сәгатькә кадәр. 2026 ел, 15 май 15 майда көндез Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән 15-17 метр тизлектәге көчле җил көтелә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз