АВЫЛДАГЫ ӨЕҢ ӨЧЕН БОРЧЫЛМА

2013 елның 25 июле, пәнҗешәмбе
"АК БАРС СТРАХОВАНИЕ" компаниясе иминият өлкәсендә инде җиде ел эшли. Бу вакыт эчендә ул сизелерлек уңышларга иреште һәм узган ел иминият премияләренең күләме буенча республиканың әйдәп баручы 15 иминиятләштерүчеләр исемлегенә керде. Аның күләме 326 миллион сумнан артып китте. Компаниянең Әлки районындагы филиалы да уңышлы гына эшләп килә.
Без "АК БАРС СТРАХОВАНИЕ" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять, аның халыкка булган тәкъдимнәре турында филиал директоры Атаманова Надежда Борисовна белән әңгәмә кордык.
– Надежда Борисовна, сез  халыкка нинди иминият  хезмәтләре тәкъдим итәсез?
– Республика районнары халкы өчен безнең компания тарафыннан махсус "АБС-Актив" программасы эшләнде. Әлеге программа кысаларында без бәхетсезлек очракларыннан иминиятләштерүне, йорт хайваннарын, күчмә һәм күчемсез милекне һәм өченче зат каршында җаваплылыкны иминиятләштерүне тәкъдим итәбез. Мәсәлән, сезнең гаеп белән чит милеккә зыян салынган очракта, сезнең өчен безнең Компания түли. Бу хезмәтне  күбрәк кешегә күрсәтү өчен, без агентлык челтәрен үстерәбез һәм акча эшләргә теләүчеләрне үзебезгә эшкә чакырабыз.
–Күчмә милеккә килгәндә, нәрсәләрне иминиятләштереп була соң?
– Бу көнкүреш техникасы, оргтехника, йорт җиһазлары, кием-салым, китаплар булырга мөмкин. Моның бер үзенчәлеге бар – милек конкрет адрес буенча иминиятләштерелә. Мәсәлән, урамда кешенең тунын салдырып китәләр икән, бу иминият очрагы саналмый. Әгәр тун өйдә янгын вакытында янган булса, без түлиячәкбез. Без шулай ук саклау срогы аз булган әйберләрне – азык-төлекне, косметиканы иминиятләштермибез.
– Кечерәк торак пунктларда гадәттә нәрсәләрне иминиятләштерәләр?
– Йорт-җирне, мал-мөлкәтне, мунча, сарайларны, теплицаларны, беседкаларны, йорт хайваннарын, бигрәк тә сыерларны. Умарта кортларын да иминиятләштерәләр. Умарталык янәшәсендә кемдер учак ягып, кортлар төтеннән үләргә мөмкин. Йорт хайваннарына килгәндә, иминият акчасы алар агуланган, буылган, янгын вакытында һәлак булган очракларда түләнә. Шулай ук сыер урланган очракта да түлибез, һәм, әйтергә кирәк, аның тулы бәясен. Бүген сыер 40 мең сум тирәсе тора. Димәк, иминият  кертеме  шуның 8 % яки 3600 сум тәшкил итәчәк.
– Авыл кешесе теләп иминиятләштерәме соң?
– 2011 елның сентябреннән Татарстан районнарында "АК БАРС СТРАХОВАНИЕ" компаниясе белән 40 меңнән артык килешү төзелде. Бу күп нәрсә турында сөйли.
–Сез агентлык челтәре турында әйтеп үткән идегез...
– Әйе, уңышлы Компаниядә эшләргә теләүчеләрне без үзебезгә чакырабыз. Эш безнең район территориясендә, еракка барып йөрисе юк. Бездә яхшы түләү системасы эшләнелгән – агентларыбыз башка компанияләрдәгегә караганда 40% ка кадәр күбрәк акча эшли ала. Ирекле график, эш көннәрен үзләренә ничек уңайлы, шулай көйли ала.
Әгәр кеше инде кайдадыр эшли икән, без аның ул эшеннән китүен таләп итмибез. Мәсәлән, фельдшер ди. Ул эш вакытында күп кеше белән аралаша һәм аларга иминият хезмәтләрен дә тәкъдим итә ала. Моннан тыш, ул безнең компаниядә төп эш урынына караганда күбрәк акча эшли ала. Уңышлы эшләп килгән агентларны без консультант статусында штатка да алабыз: ул бездә генә эшләячәк һәм аңа оклад билгеләнә. Тора-бара бу кеше  агентлык төркеменең менеджеры була ала. Ул инде килешүләр төзеп йөрмәячәк, ә агентларны өйрәтәчәк, аларга булышачак.
– Ни өчен кешеләр иминиятләштерергә сезгә килә дип уйлыйсыз?
– Иминиятләштерүче өчен иң яхшы реклама – аның эшләре, ягъни килгән зыянны каплау. Быел республиканың берничә районында йортларны су басты. Мәсәлән, Шәле авылында. Безнең "АК БАРС СТРАХОВАНИЕ" компаниясе үзенең бәлага тарыган клиентларына бер атна эчендә килгән зыянны каплады. Шунысы игътибарга лаек, бу хәлләрдән соң ике атна эчендә әлеге районда безнең 14 яңа клиентыбыз барлыкка килде. Чөнки кешеләр өйләрен иминиятләштергән күршеләренең авыр вакытта тиз арада ярдәм алуларын күрде.
– Агач өйләр күп булган авыл халкы үз милкен иң элек уттан сакларга тырышадыр?
– Әйе, авыл халкы бигрәк тә йорт-җире, хуҗалык корылмалары, йорт хайваннары өчен борчыла. Төп куркыныч булып янгыннар тора. Авылда бик сирәк йорт тиешле төзелеш һәм куркынычсызлык нормаларын саклап төзелгән була. Мәсәлән, йорттан ике метр ераклыкта мунча төзеп куялар һәм көннәрдән бер көнне кызу ягылган мунчага ут каба. Нәтиҗәдә мунча да, йорт та янып бетә. Әгәр син аны бар таләпләргә туры китереп эшләсәң дә, янгын күршең хуҗалыгында чыгып,  ут синең йортка сикерергә мөмкин.
Соңгы елларда безнең якларда элек сирәк булган табигать бәла-казалары: су басулар, урман янгыннары, көчле давыллар ешаеп китте. Мондый күренешләр дә мал-мөлкәтне югалтуга, хәтта кеше үлеменә дә китерергә мөмкин. Бу очракларда дәүләт, билгеле, ярдәм күрсәтә. Әмма бәла-каза бөтен бер регионга килгәндә (мәсәлән, Крымскны су басу очрагы), дәүләт тарафыннан түләүләр чикле була. 20 - 100 мең сумга йортны торгызып буламы соң? Шуңа күрә һәркем үзе турында үзе кайгыртырга тиеш.
– Кайберәүләр иминият компанияләреннән акча алуы бик авыр дип уйлый...
– Бу ялгыш фикер. Күп очракта кеше, акча алу өчен, булган вакыйга турында иминиятләштерүчегә хәбәр итү дә җитә дип уйлый. Әмма  иминиятләштерү – ул финанс операциясе, мәсәлән, кредит алу кебек. Кредит алганда, сез документлар җыярга иренмисез бит. Иминиятләштерүдә дә шулай ук: килгән зыянның күләме, түләнергә тиешле акча, вакыйганың торышы, сезнең шәхес документлар белән расланырга тиеш. Бу документлар барысы да клиентка бирелә торган полиста күрсәтелгән. Болар: иминиятләштерү полисы, шәхесне раслаучы документ, акча күчерү өчен счет номеры күрсәтелгән гариза һәм вакыйга турында документ, мәсәлән,  Янгын күзәтчелегеннән яки МЧСтан белешмә. Бәхетсезлек очрагында – травма фактын раслаучы документ яки диагноз күрсәтелгән белешмә. Йорт хайваны үлгән очракта – ветеринар белешмәсе һәм түшкәне утильләштерү өчен юллама.
– Әгәр кеше инде башка компанияләр белән килешү төзегән икән, сезнең тәкъдимнәр белән танышып тору кирәкме?
– Кирәк, билгеле. Беренчедән, чагыштырып карау өчен – бәлкем, безнең тәкъдим отышлырак булыр. Икенчедән, башка компанияләр тәкъдим итми торган очраклардан бездә иминиятләштерә алырга мөмкинсез. Мәсәлән, Балтачта берәүләрнең, яшен сугу сәбәпле, көнкүреш техникасы янып чыга. Алар ярты ел иминият компаниясеннән түләү көтеп тә, аны ала алмыйлар. Ә бездә көнкүреш техникасы өчен мондый иминиятләштерү каралган.
– Иминият түләве һәрвакытта да иминият кертеменә бәйлеме?
– Бәйләнеш бар. Әмма ул бик аермачык түгел. Иминият кертеменең күләме килешүгә нинди очраклар кертелүгә (кемдер янгыннан гына иминиятләштерә, кемдер табигать бәла-казасыннан, урлаудан, террорчылык актыннан, яшен сугудан һәм башкалардан да), милекне нинди суммага иминиятләштерүгә (берәүнең йорты 450 мең сум торса, икенче берәүнеке 5 миллионлык), корылманың нинди материалдан булуына (агач йортны иминиятләштерү  кирпечкә караганда кыйммәтрәк. 1956 елда төзелеп, капиталь ремонт күрмәгән йорт өчен дә, яңасына караганда күбрәк түлиячәкләр) бәйле. Иминиятләштергәндә болар барысы да исәпкә алына.
– Клиентларга тагын ниләр тәкъдим итә аласыз?
– Безнең "АК БАРС-Мед" иминият компаниясе белән кызыклы гына партнерлык программасы бар. Мәсәлән, "БНС-Экспресс" – бәхетсезлек очракларыннан иминиятләштерү. Бердәм үрнәктәге медицина полисы алырга килгәндә, сез бер үк вакытта үзегезне яки бөтен гаиләгезне бәхетсезлек очрагыннан иминиятләштерә аласыз. Без шулай ук "АК БАРС МЕДИЦИНА" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять белән хезмәттәшлек итәбез. Теләк белдерүчеләрне Республика клиник хастаханәләренә табибка кабул итүгә язабыз. Бу хезмәт түләүле, әмма район хастаханәсендә кирәкле белгеч булмаганда, яки аның дәвалавы нәтиҗәсез булганда, бу файдалы.
Без үзебезнең бүгенге һәм булачак клиентларыбызга бары  тик сыйфатлы иминият продуктлары гына тәкъдим итәбез. Без сезгә ярдәм итү өчен эшлибез!

Лицензия  С № 3867 16
"АК БАРС СТРАХОВАНИЕ" компаниясенең Әлки районындагы филиалы

422870, Базарлы Матак ав. Совет ур., 2.  Тел. 2-00-45
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International