Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Әлки муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Район тарихы
Район символлары
Әлки муниципаль районы башлыгы
Идарә органнары
Район составындагы муниципаль берәмлекләр
Әлки районы якташлар җәмгыяте
Район тормышы
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Муниципаль заказ
Тикшерү нәтиҗәләре
Муниципаль контроль
Бюджетның үтәлеше
Кадрлар сәясәте
Иҗтимагый Совет
Коррупциягә каршы көрәш
Комиссияләр
Тематик бүлекләр
Файдалы сылтамалар
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Башкарма комитет карарлары һәм боерыклары
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажи
Официальные выступления главы
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Районы Прокуратурасы
Программалар, проектлар һәм конкурлар
Программалар
Аукцион,конкурслар,ачыктан-ачык тыңлау
Муниципаль районнар
Әлки муниципаль районы
Агыла икмәк басулардан
2013 елның 25 июле, пәнҗешәмбе
Безне элеватор җитәкчесе Рәис Хәмитов каршы алды һәм эшләре турында сөйли дә башлады:
–Бүген эшне өч сменада алып барабыз, бездә 56 кеше эшли. Аңлашыла, урак өсте – элеватор өчен иң кызу чор. Чөнки йөзләрчә кешенең язгы кыр эшләреннән башлап куйган хезмәте нәтиҗәсе – маңгай тире түгеп үстергән икмәк өлгерде бит. Аны югалтуларсыз җыеп алу һәм саклауга кую – җаваплы бурыч. Тәүлек саен элеваторга 2-3 мең тона арыш, бодай кайтарыла.
Рәис Хәмитов әйтүенчә, урып-җыю чорында эшне башлап җибәрү авыр булмаган, чөнки элеватор быел тугызынчы тапкыр ашлык кабул итә. Биредә эшләүче баш инженер Сивенков Владимир, мастерлар Нуретдинов Дамир, Әхмәтов Марс, Корнеев Юрий, киптерү җайланмалары операторлары Матвеев Василий, Зәйдуллин Әнәс, аппаратчылар Шәйдуллин Илмир, Гарифуллин Ринас барысы да тәҗрибәле белгечләр. Рәис үзе дә инде элеватор белән 5 ел җитәкчелек итә.
Базарлы Матак элеваторы 77 мең тонна ашлык кабул итәргә сәләтле. Быел 12 мең тонна бөртек кергән инде.
–Басудан ашлык 13-17 процент дымлылык белән кайта, саклауга кую өчен 13,5 процент кирәк. Артыграк киптерсәң дә ярамый, бөртек һәлак була, – ди җитәкче.
Без сөйләшкән арада яңа уңыш ашлыгын төягән машиналар бер-бер артлы элеваторга керә торды. Алар турындагы мәгълүмат махсус журналга теркәлә. Аннары йөк машиналары лабораториягә юл тоталар. Биредә анализ ясау өчен үрнәкләр алына. Кайтарылган икмәк нигездә өченче класслы, бу яхшы күрсәткеч. Шуннан соң ашлык беренче чистарту үтә, киптерү җайланмасына тапшырыла. Аннары, тагын бер кат чистартылганнан соң бункерларга тутырыла.
Әйткәнемчә, элеваторда икмәкнең кадерен белгән тәҗрибәле кешеләр эшли. Әйтик, аппаратчы Шәйдуллин Илмир бөтен эшкә өлгерә, биредә 8 ел эшләү дәверендә үзен иң яхшылардан итеп таныткан.
–Хезмәтемне яратып башкарам. Коллективыбыз бердәм. Җитәкчебез сабыр, оста, хезмәт хакын да вакытында түлиләр. Шулай булгач, безгә тырышып эшләргә генә кала,– ди Илмир.
Әле уракның башы гына, ул тәмамланганчы, элеватор җиһазлары аша бик күп тонна бөртек узар. Биредә эшләүчеләрнең бурычы – аларның берсен дә югалтмыйча эшкәртеп урнаштыру.
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
15
май, 2026 ел
1Шторм кисәтүе 16.05.2026 елга
Шторм кисәтүе аномаль-эссе һава торышы турында Татарстан Республикасы территориясендә 2026 елның 16 маеннан 22 маена кадәр Татарстан Республикасы территориясендә уртача тәүлеклек һава температурасы нормадан 9-11° ка югарырак булган аномаль-эссе һава торышы көтелә, бу чорда һаваның максималь температурасы +26дан +33°ка кадәр җитә.
Суррогат алкоголь куллануның куркынычы
Суррогат алкоголь куллануның куркынычы
ВФСК тестлау үзәге Әлки районы
ВФСК тестлау үзәге Әлки районы
14
май, 2026 ел
15.05.2026 елга ашыгыч кисәтү
Консультация-метеорологик күренешнең интенсивлыгы турында кисәтү 09 сәгатьтән. 18 сәгатькә кадәр. 2026 ел, 15 май 15 майда көндез Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән 15-17 метр тизлектәге көчле җил көтелә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз