Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Әлки муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Район тарихы
Район символлары
Әлки муниципаль районы башлыгы
Идарә органнары
Район составындагы муниципаль берәмлекләр
Әлки районы якташлар җәмгыяте
Район тормышы
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Муниципаль заказ
Тикшерү нәтиҗәләре
Муниципаль контроль
Бюджетның үтәлеше
Кадрлар сәясәте
Иҗтимагый Совет
Коррупциягә каршы көрәш
Комиссияләр
Тематик бүлекләр
Файдалы сылтамалар
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Башкарма комитет карарлары һәм боерыклары
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажи
Официальные выступления главы
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Районы Прокуратурасы
Программалар, проектлар һәм конкурлар
Программалар
Аукцион,конкурслар,ачыктан-ачык тыңлау
Муниципаль районнар
Әлки муниципаль районы
Урак вакыты имин үтсен
2013 елның 26 июле, җомга
Шунысы юата: 2012нче ел урып-җыю чорында безнең районда андый бәла-каза булмады. Әмма бу уяулыкны, куркынычсызлык кагыйдәләренә карата тиешле кырыслыкны киметергә ярый дигән сүз түгел. Бәхетсезлек сорап һәм алдан хәбәр итеп килми бит. Авыл хуҗалыгында эшләүче һәркем, бигрәк тә, техника белән эш итүчеләр һәрвакыт сак булырга тиеш.
Инде бәхетсезлек очракларының кайбер сәбәпләрен карап үтик. Беренчесе – авыл хуҗалыгы формированиеләрендә техника хәрәкәтенең куркынычсыз марштрутлары эшләнмәү, механикалаштырылган кыр эшләрен үтәүнең технологик карталары булмау, бөртек җыю техникасының торышы канәгатьләнерлек булмау. Чылбырлы, каешлы һәм карданлы күчергечләрнең саклау тышчалары юклыгы, төзек булмаган эш кораллары куллану, тамак ялгау өчен махсус урыннар булдырылмау, производство һәм хезмәт дисциплинасын бозу шулай ук бәхетсезлеккә китерергә мөмкин.
Кыр эшләренә катнаштырылган хезмәткәрләрнең сәламәтлеген һәм гомерен саклауның никадәр мөһим икәнлеген исәпкә алып, республиканың авыл хуҗалыгы министрлыгы дәүләт хезмәт инспекциясе, агросәнәгать хезмәткәрләре профсоюзының республика комитеты белән бергәләп түбәндәге тәкъдимнәрне эшләде:
15 июльдән башлап урып-җыю чорында хезмәтне саклау һәм эшләрне куркынычсыз башкару айлыгы үткәрергә;
- төп игътибарны саклау тышчаларының, яктырту җайланмаларының төзеклегенә, комбайннарда, башка техника берәмлекләрендә аптечка һәм ут сүндергечләрнең барлыгына юнәлтү;
-авыл хуҗалыгы формированиеләре, фермер хуҗалыклары җитәкчеләре, урып-җыюда катнашучы эшчеләр белән чираттан тыш инструктаж һәм медицина тикшерүе үткәрергә, аларны махсус эш киемнәре һәм саклану чаралары белән тәэмин итәргә кирәк;
-Хезмәт турында законнар кодексы нигезендә яшүсмерләрне авыр эшләргә һәм зарарлы яки куркыныч шартлы эшләргә кушу тыела;
-авыл хуҗалыгы оешмаларында ирекле янгын сүндерү формированиеләре булдырырга;
-кырлар, урманнарга, торфлы урыннарга, далага, автомобиль һәм тимер юлга якын торган урыннарда аларны ким дигәндә 4 метр киңлектә сөреп чыгарга кирәк. Шулай ук янгынга каршы сулыклар булдыру, алар янына килү юлларын тәртиптә тоту, су башняларыннан янгын сүндерү техникасына су тутыру җайланмаларын булдыру да – көн таләбе.
Куркынычсызлык, хезмәтне саклау таләпләре төгәл үтәлсә, хезмәт дисциплинасы бозылмаса, гомумән, эшләүче һәркем үзен үзе кайгыртса, урып-җыю эшләрен дә имин генә башкарып чыга алырбыз.
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
15
май, 2026 ел
1Шторм кисәтүе 16.05.2026 елга
Шторм кисәтүе аномаль-эссе һава торышы турында Татарстан Республикасы территориясендә 2026 елның 16 маеннан 22 маена кадәр Татарстан Республикасы территориясендә уртача тәүлеклек һава температурасы нормадан 9-11° ка югарырак булган аномаль-эссе һава торышы көтелә, бу чорда һаваның максималь температурасы +26дан +33°ка кадәр җитә.
Суррогат алкоголь куллануның куркынычы
Суррогат алкоголь куллануның куркынычы
ВФСК тестлау үзәге Әлки районы
ВФСК тестлау үзәге Әлки районы
14
май, 2026 ел
15.05.2026 елга ашыгыч кисәтү
Консультация-метеорологик күренешнең интенсивлыгы турында кисәтү 09 сәгатьтән. 18 сәгатькә кадәр. 2026 ел, 15 май 15 майда көндез Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән 15-17 метр тизлектәге көчле җил көтелә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз