Татарстанда томан көтелә

2022 елның 27 декабре, сишәмбе

2022 елның 27 декабре 17 сәгатьтән 28 декабрь 10 сәгатькә кадәр метеорологик күренешләренең интенсивлыгы турында  консультация     

2022 елның 27 декабрендә кич, 28 декабрь төнлә һәм иртән Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән томан көтелә.

Томан вакытында:

Әгәр дә сез, табигатьтә булганда, томан куеруын сизсәгез, урманда яки сулыкта ориентацияне югалтмас өчен чаралар күрергә кирәк.

Томан юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысына да куркыныч тудыра. Томан вакытында хәрәкәт итүне үзгәртүдән, узып китүләрдән баш тартырга кирәк.

Күпчелек юл-транспорт һәлакәтләре томан шартларында хәрәкәт итүче транспорт чарасы белән була. Томанда ераклыкны төгәл күрмәүне исәпкә алу мөһим - гади дистанцияне арттыру, тизлекне киметү максатка ярашлы.

Кискен тукталулардан качарга кирәк: кирәк булганда тизлекне салмак кына киметергә. Тормоз педаленә берничә тапкыр басарга,  сигнал бирергә шул рәвешле, сезнең арттан хәрәкәт итүче автомобиль йөртүчеләрне кисәтергә. Томанда хәрәкәт вакытында  машина йөртүчеләрнең арыганлыгы арта, сак булу артык булмас.

Берәр проблема килеп чыкса, сез һәрвакыт бердәнбер ашыгыч шалтырату номерына мөрәҗәгать итә аласыз - "101,112". Шалтыратулар тәүлек әйләнәсендә кабул ителә, телефоннан һәм кәрәзле телефоннан бушлай.

ТР буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең "Ышаныч телефоны" - 8 (843) 288-46-96.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International