Бүген, 27 декабрь көнне, район мәдәният йортында инвалид балалар, авыр тормыш хәлендә калган кызлар һәм малайлар өчен Яңа ел бәйрәме узды.
Тамаша башланганчы, бәйрәмдә катнашучылар чәй эчте. Ә мәдәният йорты сәхнәсендә аларны инде әкият персонажлары көтеп тора иде.
Балаларны котларга район Башлыгы Александр Никошин килде. Ул чарада катнашучыларның барысына да күтәренке кәеф, сәламәтлек, укуда уңышлар теләде, бик мөһим әхлак таләбе - ихтирам турында сөйләде.
Тамаша бер сәгатькә якын дәвам итте. Балалар рәхәтләнеп күңел ачтылар, җырладылар, табышмакларга җавап бирделәр, иң кыюлары Чыршы янына чыгып шигырьләр сөйләде.