Конкурста кимендә 2 буын фермер булган һәм крестьян-фермер хуҗалыгы статусына ия бер гаилә әгъзалары һәм аларның туганнары (кимендә 2 КФХ башлыгы) катнаша ала. КФХ башлыгы беренче буында династия башлыгы дип таныла.
Конкурста сайлап алу критерийлары түбәндәгеләр:
- КФХ әгъзаларының һәм даими хезмәткәрләрнең саны (КФХның һәр әгъзасы һәм даими хезмәткәр өчен 1 балл);
- гаилә фермер династиясенең шәхси эшмәкәрләрен дәүләт реестрында теркәүнең гомуми срогы (ел саен 1 балл).
Гаризалар һәм документлар Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тарафыннан түбәндәге адрес буенча кабул ителә: 420014, Татарстан Республикасы, Казан шәһәре, Федосеев урамы, 36 йорт, 3 кат, 309 кабинет.
Документлар һәм гаризалар 2022 елның 23 декабреннән 2023 елның 23 гыйнварга кадәр кабул ителә
Кабул итү эш көннәрендә 9.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр башкарыла.